Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Ел дәвамында МХОдә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде, аларның барлык мәсьәләләре оператив режимда хәл ителә. "Бүген без Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Ггаилә елына якынча нәтиҗәләр ясыйбыз. Гаилә - дәүләтнең, илебезнең нигезе. Быел Россия өчен хас булган тотрыклы гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән", - диде ул. Россиялеләрнең күбесе бүген гадәти гаилә кыйммәтләрен, ана һәм ата булу культурасын саклау, күп балалыларга ярдәм итү мөһим дип саный.
Бу юнәлешләрне үстерүгә «Демография» илкүләм проекты багышланган, аңа алмашка 2025 елда яңа «Гаилә» илкүләм проекты киләчәк. Киләсе елда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эше гаиләгә, аналарга һәм балаларга, гаилә кыйммәтләренә, аерым алганда, ярдәм күрсәтүгә бәйле булачак:
- Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда күпфункцияле гаилә үзәкләрен ачу планлаштырыла. Күпфункцияле гаилә үзәкләре - ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүгә комплекслы якын килү. Үзәк белгечләре мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы гаиләгә мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтү өчен социаль өлкәнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланачаклар. Тәрбияләнүчеләргә вәзгыять тулысынча хәл ителгәнче ярдәм итәчәкләр;
- «Минем гаилә» программасы буенча «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 6 йорт микрореабилитация үзәге, 11 тернәкләндерү җайланмасын прокатка бирү пункты, 14 социаль-көнкүреш җайлашу кабинеты булдырылачак.
Гаилә елына йомгак ясау 22 декабрьдә ТНВда телемарафон режимында узачак. Иртәнге 9дан кичке 21 сәгатькә кадәр 12 сәгать дәвамында Татарстан гаиләләре турында сөйләячәкләр. 2024 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасында Гаилә елын үткәрүнең беренчел йомгаклары турындагы брифингның видеоязмасына сылтамалар:
https://rutube.ru/video/7b74060510c38914dc6582f92dd7017c/
https://vk.com/video-211118716_456239180