Шәһәрдән авылга

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Иренмәгән кешегә бүген эше дә, ашы да бар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән Каенсар, Якты Көн якларына барып килдек.

– Бүгенге көндә берәүгә дә җиңел түгел, – диде ул. – Соңгы елларда 30лап крестьян-фермер хуҗалыгы юкка чыкты, дөрес, аларның күбесе шәхси хуҗалыклар статусына күчте. Шул ук вакытта уңышлы эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары да бар.

Марат Рәүф улы шундый хуҗалыкларны санап китә. Көтектә Дамир Шакирҗанов сыерларның нәселен яхшырту белән мәшгуль. Күптән түгел генә буаз таналар сатып алды. Мөндештә Хәлим Гарипов яңа тораклар төзи, чөнки баш саннары артып тора. Корайванда Фәнис Әхмәтханов хуҗалыгын үрнәк итеп куярлык.

Каенсарда без узган ел да булган идек. Анда Казан шәһәрендә яшәүче Адель Мифтахов (чыгышы белән Яңасала авылыннан) белән Марсель Вәлиев (әтисе Наласа авылыныкы) элеккеге терлек торакларын алып аларны төзекләндерү белән мәшгульләр иде. Шәһәрдә яшәсәләр дә, алар бала чакта авылдагы әби-бабайларына кайтып авыл тормышын күреп үскән. Хәзер менә  мөмкинлек булу белән авылда үз эшләрен булдыру хыялын тормышка ашырырга тотынганнар.

 

– Бүгенге көндә 50гә якын сыерыбыз бар инде, – ди Адель Мифтахов. – Көн саен 500 литр сөт сатабыз, ташланган сыерлар бозаулагач ул тагын да артачак.

Киләсе елда бозаулату торагын төзеп бетерергә исәплиләр. Узган ел 4 млн 700 мең сум грант отканнар. Тагын 20 баш тана алачаклар. Гараж төзисе бар. Берничә кешене эшле иткәннәр, Людмила  Таһирова белән Илһамия Галләмова сыер сава, Әгъләм Хаҗиәхмәтов төрле эшләр башкара.

Якты Көндә Бариевларның  кошчылык фермасында күңелле яңалык – тагын бер өр-яңа торак төзеп  куйганнар. Хәзер аны җиһазлау бара. Бу гаилә Якты Көн дигән авыл барлыгын бөтен республикага танытты. Буш урында шундый шәһәрчек барлыкка китергән кешеләр алар.

– Биш ел элек 50 мең чеби үстерүдән башлаган идек. Мин киләчәктә 200 мең башка җиткерәчәкбез, дигән идем. Ул вакытта моңа ышанасылары килмәде, Алла бирсә, 2025 елда шул санга җиткерәбез, – ди Радик Бариев. Алар алдагы сезонга нигез салган инде. Хәзердән үк чеби үстерәләр.

 – Февраль ахырында 4 айлык кызыл тавыклар, март уртасында ак тавыклар сата башлыйбыз, – ди Рәзилә Бариева.

Биредә эшләүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган, җылы, чиста, якты, ял бүлмәләре менә дигән. Күпме кешене эшле иткәннәр, тагын ике кеше кирәк икән. “Безгә тырыш, эшли торган кешеләр кирәк“, – диләр.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International