Яшьләргә үрнәк

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Яшьләргә үрнәк
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннарының Арча район башлангыч оешмасы “Гражданнарга патриотик тәрбия бирүдә актив эшләгән өчен” билгесе белән бүләкләнде. Оешма эшчәнлеге белән якынрак танышу өчен җитәкчесе Рафаиль Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек.
—Рафаиль Мәхмүтович, оешманы төзегәндә Сез нинди максатны күз алдында тоттыгыз?
—Безнең оешма 2010 елда төзелде һәм 34 кешене—яше тулып хәрби хезмәттән киткән Кораллы Көчләр офицерларын һәм прапорщикларын берләштерә. Күбесенә— 60–70, ә иң өлкәне Гыйниятулла Гатауллинга 80 яшь.
Оешканда ук алдыбызга шундый максат куйдык: районның җәмәгать тормышында актив катнашу, авыр тормыш хәлендә калган ветераннарыбызга көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтү, ә иң мөһиме—балалар һәм яшүсмерләрне хәрби–патриотик рухта тәрбияләүдә дәүләт программасын тормышка ашыруга үз өлешебезне кертү. Моны без район мәгариф идарәсе, хәрби комиссариат, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе, район ветераннар советы белән үзара тыгыз элемтәдә торып башкарабыз, районда үткәрелгән чараларның күбесендә катнашырга, аларга ветераннарны тартырга тырышабыз.
—Эшне нинди юнәлештә алып барасыз?
—Оешма ветераннары мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре” үткәрәләр, анда безнең җәмгыятьтә Кораллы Көчләрнең бүген тоткан роле турында сөйлиләр, укучыларның хәрби хезмәт үтү тәртибе турындагы сорауларына җаваплар бирәләр, югары хәрби уку йортларына керергә тәкъдим ясыйлар, армиядә хезмәт итәргә теләмәүче егетләр һәм аларның ата–аналары белән аңлату эшләре алып баралар. Район шефлык иткән Саратов өлкәсен-дәге хәрби частьта хезмәт итүче егетләребез янына барып хәлләрен белү дә традициягә әверелде. Ветераннар оешмасы әгъзалары март аенда “Россия патриотлары үстерәбез” дигән исем астында өлкән сыйныф укучылары арасында оештырылган хәрби хәзерлек буенча ярышлардан да читтә калмады. Шулай ук башлангыч оешма комитеты Сугышчан дан көннәрен оештыру һәм үткәрүгә дә зур әһәмият бирә. Алар ветераннарны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелсә дә, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә, Кораллы Көчләрнең, хәрби хез-мәтнең дәрәҗәсен күтәрүдә зур роль уйный. Бу көнне хәрби хезмәт ветераннары һәйкәлләргә чәчәкләр куя, демонстрациядә, төрле чараларда катнаша. Ел да 15 февраль — Совет гаскәр-ләрен Әфганстаннан чыгарган көн буларак зурлап билгеләп үтелә. Оешма ветераннары төрле маршрутлар белән юлга чыга, Әфганстан җирендә, кайткач вафат булган якташларыбыз гаиләләрендә булып, каберләренә чәчәкләр сала. Аннан мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре” үткәрәләр. Хәтер көнендә (22 июнь) дә актив катнашалар, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе оештырган бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Алар сугыштан соң хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 31 солдат гаиләсендә булды. Эзтабарлар тарафыннан табылып, 2012 елда туган авылына алып кайтып яңадан күмелгән Бөек Ватан сугышы солдаты һәм Каенсарда яшәгән әфганчы каберләренә иганәчеләр һәм ветераннарыбыз тырышлыгы белән эшләнгән һәйкәлләр куелуы да зур мәгънәгә ия. Хәзер безнең алда— Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек эшләре тора. Ветераннарыбыз хәрби–патриотик юнәлештәге һәр чарада бик теләп катнаша. Аеруча мин Булат Нуриәхмәтов, Хөснулла Фазуллин, Ринат Галиев, Сергей Баһаветдиновны билгеләп үтәр идем. Һәм, әлбәттә, бу эшләрне хәрби комиссар Алмаз Борһанов ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый.
—Исеменнән күренгәнчә, оешманың үзендә дә ветераннар. Алар өчен нәрсә эшләнә?
—Башлангыч оешма аларның берсен дә игътибардан читтә калдырмый. Авыр вакытларында хәлләрен белеп, көчтән килгәнчә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Бәйрәм өстәле артында очрашулар да аралашу, төрле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен бик уңай. Өлкәннәр декадасында һәрберсенең өендә булабыз, бүләкләр бирәбез, юбилейларны билгеләп үтәбез.
Нинди генә чара оештырсак та, безнең бурыч бер—үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә ветераннарыбызның бай тәҗрибәсен файдалану.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International