Кадерле райондашлар!

2024 елның 30 декабре, дүшәмбе

Менә тагын бер ел тәмамланып килә. Һәркем өчен ул зур һәм кечкенә җиңүләре, ачышлары, шәхси казанышлары белән истәлекле, үзенчәлекле.

Районның һәр кешесенең зур һәм кечкенә казанышлары белән туган якның тулаем уңышлары тарихы туплана. Узып барган елда районыбызның үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт, озак еллар намуслы хезмәтләре, тәҗрибәләре, яхшылык-лары һәм зирәклекләре өчен ветераннар алдында баш иябез. Бүген безнең байлыкларны, Ватанның мөстәкыйльлеген, гаилә учагы җылысын саклау-чы якташларыбызга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт сүзләре юллыйм. Аларга чыдамлыклары һәм батырлыклары, ә гаиләләренә сабырлыклары һәм дөрес аңлаулары өчен рәхмәт. Якташларыбызның тизрәк өйгә җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Китеп баручы елны озатканда без Ватанны саклап гомерләрен бирүчеләрне дә онытмыйбыз. Без һәр югалтуны туганнары белән бергә авыр кичерәбез. Алар безнең өчен – бар да геройлар.

Хөрмәтле райондашлар! Китеп баручы елда ирешелгәннәр бар да безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Барыгызга да туган җиргә мәхәббәт, актив гражданлык карашы, безнең илебез үсеше һәм чәчәк атуы хакына гомуми проблемаларны һәм бурычларны хәл итүгә берләшә алуыгыз өчен рәхмәт.

2025 елны без үз көчебезгә ышаныч белән каршылыйбыз. Якынлашып килүче Яңа ел барыбызга да яхшы  үзгәрешләр алып килсен, кыенлыклар читләтеп үтсен, ә уңышлар барлык эшләребездә ярдәм итсен! Яңа ел төнендә уйлаганнар тормышка ашсын һәм яңа хыяллар тусын! Бәхет, тынычлык һәм игелек сезгә, хөрмәтле райондашлар! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

 

 

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International