Игелекле эшләрегез үзегезгә кайтсын

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Волонтерлар көне уңаеннан төрле юнәлешләрдә ирекле ярдәм итүче райондашлар очрашты

5 декабрьдә олы йөрәкле волонтерларны “Казан арты“ тарих-этнография музеена җыйдылар.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова да катнашты.

– Монда утырган һәркем үзе белән горурланып яшәргә хокуклы. Үзегез генә түгел, балаларыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, күршеләрегез, авылдашларыгыз да сезнең белән горурлансын. Чөнки сезнең илебезнең икътисади һәм социаль үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Район башлыгы исеменнән һәм үземнең исемнән башкарган эшегез, зур йөрәгегез өчен ихлас күңелемнән, башымны түбән иеп, рәхмәт әйтәм, – диде ул.

Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина да волонтерларга булган соклану сүзләрен җиткерде.

– Элеккеге заманнарга күз салсак, мәктәпләрдә барлык балалар да тимурчылар иде. Менә шул вакыттагы мохтаҗларга ярдәм итү бүген  волонтерлык эшенә үсеп җитте. Бүгенге волонтерларның күпчелек өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. Аларның ихтыяр көчләренә, сабырлыкларына, тырышлыкларына шаккатам. Тылда бәйләнгән һәр оекбаш, үрелгән челтәр, пешерелгән камыр ризыгы, киселгән токмачлар – барысы да җиңүне якынайта, – диде ул.

Залда үзенең эшеннән, гаиләсеннән, кызыксынуларыннан тыш, башка кеше гомере өчен дә җан атып яшәүче кешеләр җыелган иде. Алар һәркайсы үзенең эшчәнлеге һәм күңелен борчыган уйлары белән уртаклашты.

Мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүче “Ак чәчәкләр” төркеме кызлары Лилия Шафикова һәм Резеда Хөснетдинова, махсус хәрби операция башланган көннән күп тапкырлар әлеге зонага ярдәм илтеп, зур эшләр башкарган Илнур Яруллин, мобилизация игълан ителгән көннән үз төркемнәрен булдыручы “Җиңү волонтерлары” төркеме вәкилләре Алинә Латыйпова, Гөлия Гарифҗанова, Алсу Нурмөхәммәтова, Фәрит Әхмәтов, Диана Гыйззәтуллина, Юлия Гайнетдинова, Яңа Кенәр волонтерлары Рашат Салихҗанов, Таһир Шакиров, Алсу Гарипова, Гарифулла, Әхмәтгалиев, Вагыйзә Әгъләмова, Фәния Шәрәфиева, Гөлнур Гайнуллина, Зөлфия Нугаева, Ташкичү авылында волонтерлык эшен башлаучы Тәнзилә Вәлиева, Гөлфия Мәгъсумова, район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм аның төркемендәге ханымнар – һәркайсының башкарган эшләре хөрмәткә лаек.

Очрашуга районның мәктәп-ләрендә һәм көллиятләрендә белем алучы актив волонтерлар да килгән иде. Яңа Кырлай мәктәбе укучысы Илназ Сафиуллин, Арчаның 1нче мәктәбе укучылары Наилә Хәбибуллина, Адилә Әхмәдуллина, Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары Азалия Гыйләҗева, Ләйсән Абдуллина, әлеге мәктәпнең педагог-оештыручысы Ксения Журавлева, Өчиле мәктәбе педагог-оештыручысы Венера Гарипова, Арча педагогия көллияте студентлары Илүзә Абдуллина, Адилә Гайнетдинова, Зилә Фазлыева, Арча гуманитар-техник техникумы студентлары Зилә Мөсәгыйтова, Динә Назимуллина аерым мактауга лаек булдылар.  

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International