9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
Шул уңайдан, Арча районы прокуратурасында Арчаның 6нчы мәктәбенең 7В сыйныф укучылары белән очрашу булды.
Район прокуроры Ринат Кәримов укучыларга Россия прокуратурасының төп вазыйфалары, коррупциягә каршы көрәш турында районнан да мисаллар китереп сөйләде.
Укучылар өч командага бүленеп коррупциягә каршы темага викторина сорауларына җавап бирде. Барлык укучыларга бүләкләр тапшырылды.