Алданмагыз! Бәйрәмнәр бәйрәм булсын! Якыныңа сөйлә

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Әңгәмәдәш – Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин.

– Илсур Мәхмүтович,  Яңа ел алды көннәре. Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына үткәреп, бәйрәмнәр бәйрәм булсын иде!

– Әйе, бүгенге сөйләшү дә шул хакта. Соңгы берничә көндә мошенниклар тагын да активлашып китте. Сәүдә үзәкләрендә, банк-ларда, Россиянең почта бүлекләрендә, хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербург урамнарында, җинаятьчеләр ятьмәсенә эләккән кайбер кешеләр петардалар, яну сыекчасы тутырылган шешәләр ыргыттылар һәм шулай ук бензин сибеп, полиция автомобильләрен яндырырга маташтылар.

– Мондый хәлләр ничек килеп чыга?

– Егермегә якын кеше мошенникларның психологик яктан тәэсир итүенә бирешеп, үзләренең урланган акчаларын кире кайтарабыз дип уйлап, дус булмаган илләрнең безгә каршы оештырылган психологик операцияләрендә, үзләре дә аңламастан, катнашучылар булып киткәннәр.

– Киңәшләрегез.

– Бәйрәм алларында алдаучылар активлашып китәләр. Алда әйтеп үткәнемчә, мошенникларның максаты акча үзләштерү генә булмас-ка да мөмкин. Игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Теләсә кем белән сөйләшмәскә, аралашмаска. Нәрсә дә булса эшләргә дип әйтсәләр, бу турыда туганнарыгыз, якыннарыгыз, тәҗрибәле кешеләр белән сөйләшегез. Сезне алар куркыныч хата җибәрүдән сак-лап калырлар. Яңа ел бәйрәмнәре тыныч үтсен. Яңа ел белән!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International