Яңа ел ялларында янгын куркынычсызлыгы

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Биредә сүз Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрендә һәм кышкы каникулларда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре, Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында алып барылды.

Арча районы белгечләре дә, туры элемтәгә кушылып, әлеге сораулар буенча сөйләшү алып бардылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Яңа ел бәйрәмнәренең янгын куркынычы ягыннан иң киеренке чор булуын ассызыклады. “Ялларда дежурлар билгеләнеп, җитәкчелек белән элемтәдә торырга кирәк. Мәгариф, мәдәният, МЧС, сәламәтлек  саклау, социаль объектлар, гомумән, һәр өлкәдә җаваплы кешеләр булырга тиеш. Бәйрәм чаралары күп булачак. Шуңа күрә барлык куркынычсызлык чараларын алдан барлап кую мөһим”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү турында хәбәр ителде.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International