Бер-берсен ихтирам итеп яшиләр

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Кыснадан 60 ел бергә яшәгән Равия һәм Рифат Галимуллиннарны район ЗАГСында котладылар

Тантананы ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды.

Рифат Галимуллин 1943 елда Кысна авылында туган. Әтисе Галимулла сугышта катнашкан кеше. “Әти сугышка киткәндә мин корсакта калганмын, – дип сөйләде. – Без алты бала үстек. Төп нигездә калдым. Әни Минсафа исемле. Гади колхозчылар. Әти дә әни дә бик әйбәт кешеләр иде. Икесе дә Кысна авылыннан”.

– Без дә ишле гаилә идек, – дип сөйләде Равия апа. – Җиде бала үстек. Әти Вәли Кыснадан, әни Шәрифә Печмәнтаудан. Мин 1946 елгы. Әти сугыштан кайткач туганмын. Ул сугыштан исән кайтты, әмма кулы гарип иде. 60 яшендә китеп барды. Әни алданрак китте”.

Равия 19 яшьтә кияүгә чыга. Көннәрдән бер көн яучы килә боларга. “Рифатлар өстәге урамда, без астагы урамда, – дип искә ала Равия апа. – Әти яучыга, монда яучылап йөрисе юк әле, я үзеңне алып калырмын дигән, яучы икенче төшмим дип китеп барган. Шуннан соң Рифатның әти-әнисе үзләре төшеп сорадылар. Мин риза булдым. Насыйп эшедер инде. Яраттым мин Рифатны. Хөрмәт итеп яшәдем. Чөнки ул әйбәт, акыллы кеше. Орышмады, каһәрләмәде. Шуңа яратканмындыр инде. Алты бала таптым. Берсе (малай иде) үлде. Бергә-бергә биш кыз тәрбияләп үстердек. Төп нигездә әнекәй белән яшәдек. Без аның белән килешеп, тату яшәдек. Бабай инвалид иде, аны карарга кирәк булды”.

Равия яшьтән үткен, тере була. Колхозда терлекчелектә эшли, ире Рифат механизатор. Бүгенге көнгә шөкер итеп яшиләр. “Балаларыбыз, Аллага шөкер, безне хөрмәт итәләр, – ди алар. – Даими кайтып, килеп торалар, эшләребезгә булышалар. Кияүләребез бик әйбәт, кызларыбызга караганда да. Алар әби-бабай дип кенә торалар. Авылда кызыбыз Сәрия кияүгә чыгып калды. Бик кызганыч, киявебез мәрхүм булды”.

Тормыштан канәгать булып, ничек тигезлек белән яшәргә? Яшь гаиләләргә нинди теләкләре бар? Әлеге сорауларга Равия апа болай дип җавап бирде: “Китәм, аерылам, дигән нәрсә булмады. Бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек”. “Бер-беребезне хөрмәт итмәсәк, 60 ел тора алмаган булыр идек”, – диде Рифат абый. “Рифат әшәке телле булмады. Эштән кайтканда ашарга пешеп өлгермәгән булса, бервакытта да ризасызлык белдермәде”. “Яшьләргә киңәшебез шул: бер-береңнең сүзен тыңлап, бер-береңне ихтирам итеп, тату яшәргә кирәк. Тормыш булгач, төрле хәл була, сүз көрәштермичә генә торып булмый, талаштым да чыгып киттем булмасын!”.

– Эчкерсез булдылар, күршеләр белән бик дус яшиләр, – дип сүзгә кушылды кызлары. – Саф, чиста алар. Кеше турында бервакытта да гайбәт сөйләшмәделәр. Алар үрнәгендә үзебез дә шулай булып үстек. Исән-сау булсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International