Балалар Яңа ел тамашасы карады

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексы махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның балаларын үзенә җыйды

Музей хезмәткәрләре һәм район администрациясе тарафыннан оештырылган “Маша-шоу” дип аталучы яңа ел тамашасында районыбыздагы һәм авыллардагы мәктәпләрдә белем алучы 1-7 сыйныф укучылары катнашты.

Барысы 44 бала һәм аларның әниләре.

“Район администрациясе тарафыннан бирелгән автобус белән барып кайттылар. Көн матур булды, салкын да түгел иде. Балалар рәхәтләнеп уйнады. Алар тамашаның премьерасында катнашты. Төп геройлар – рус мультфильмыннан Маша һәм аю, шулай ук Габдулла Тукайның әкиятләре геройлары, балаларны гел уйнатып, җырлатып, биетеп торды, вакытның узуы да сизелмәде. Бәйрәм  мәдәният йортында дәвам итте. Анда балалар сәхнәдән Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең җыр-бию, шигырь сөйләүгә сәләтләрен күрсәтте. Балалар Кыш бабай бүләкләренә ия булып, ахырдан татлы ризык-лар һәм чәй белән сыйланып өйләренә юл алды”, – дип сөйләде оештыручыларның берсе, Татарстандагы “Яшь гвардия” Арча җирле бүлеге җитәкчесе  Алия Фәйзрахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International