24 декабрьдә район хуҗалыкларында эшләүче зоотехниклар, зоотехник-селекционерлар катнашында 2024 елга йомгак ясадылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов нәтиҗәләрнең уңай якта булуын билгеләп үтте.
Сөт җитештерү 2023 елга караганда 8 процентка арткан. Бер сыердан уртача савым – 22,8 килограмм. “Кишет“тә – 30,5, “Яңарыш“та – 26, “Северный“да 25,8 килограмм тәшкил итә.
“Кырлай“, “Казанка“, “Яңарыш“, “Кызыл Яр“, “Северный“ хуҗалыкларында яңа комплекслар төзелде һәм төзелү дәвам итә. Терлекчелектә эшләүчеләрнең фидакарьлеге хөрмәт уята. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә чир чыгып, терлекләр бетерелгәч тә комплекс җитәкчесе Заһид Шаһимуллин, селекционер Айсылу Фәхретдинова урыннарын ташлап китмәделәр, хуҗалыкны саклап калучылар сафында булдылар. Хәзер терлекләрнең баш саны торгызыла, тәүлеккә 30 тоннадан артык сөт саталар.
“Игенче“ ширкәте баш зоотехнигы Фәннур Төхвәтуллинга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Үз һөнәренә гаять җаваплы карый торган белгеч ул.
Ильяс Сәхәпов