4 гыйнварда Арча педагогика көллиятенең спорт залында якташыбыз, Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.
Әлеге турнир быел уникенче тапкыр үткәрелде һәм анда катнашучылар арта бара. Әлеге бәйгедә 60 ка якын спортчы катнашуы шул турыда сөйли.
Шахмат уенын яратучыларны көллият директоры Гөлнара Гарипова, район шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов тәбрикләде. Әлеге турнир Марсель Хәлилов тәкъдиме һәм ярдәме белән оештырылган иде. Соңгы елларда ул көллияттә, гаять уңайлы шартларда уза.
Арча Укучылар сараеннан тренер Айдар Яхин җитәкчелегендә ун укучы килгән. Казаннан да кайтучылар бар. Гадәттәгечә Кукмаралар көчле чыгыш ясады. Спорт мастеры Александр Васильев берәүгә дә оттырмыйча 9 очко җыйды! Якташы Сәлим Рәхмәтуллин – икенче, Артур Евдокимов дүртенче урында. Райондашыбыз Марсель Хәлилов 7 очко белән өченче урынны яулады. Бу аның 70 яшьлек юбилеена менә дигән бүләк булды.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Гөлнара Рәшитованың әти-әнисе, барлык катнашучылар турнирны оештыручыларга рәхмәт әйтеп киттеләр.
Шахматчылар арасында укучылар, яшьләр күп булуы куандыра һәм ничек кенә уйныйлар әле!