Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме булды. Бик матур әзерләгәннәр.
Раштуа (Рождество) – Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Арча чиркәвеннән, Лин атакай Кондаков Раштуа бәйрәме белән котлады. Иисусның туган көне ул ислам һәм башка диндәге кешеләр өчен дә әһәмиятле, чөнки без һәр пәйгамбәргә ихтирамлы булырга тиеш. Аларның һәркайсы яхшылыкка өндәгән. Арча Шәрык мәчете имамы Ильяс Дөлкәрнәев та килгән иде. Ул шулай ук Раштуа бәйрәме белән котлады. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты. Эльвира Шамиловна шундый эчтәлекле, матур бәйрәм оештырганнары өчен оештыручыларга, бигрәк тә тырышып йөрүче ветеран, Арча шәһәренең хатын-кызлар советы җитәкчесе, “Рус җыры” ансамбле җырчысы Валентина Гаранинага, сәхнәдә концерт номерлары белән чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтте.
Афәрин, “Рус җыры” ансамбле җырчылары! Рус халкының милли киемнәреннән сәхнә тутырып бии-бии җырладыгыз, Раштуа бәйрәмен чын мәгънәсе белән күрсәтә алдыгыз! Күңелләр күтәрелеп, сезгә кушылып җырлап, аякларны тыпырдатып утырдык.
“Ариэль” бию ансамблен күр син, балалар биеп тә карый! Җитәкчеләре Эльза Камалова. “Веста” триосы (Валентина Вәлиуллина, Лариса Васильева, Марина Пакаморене) җырлавын һәрвакыттагыча яратып тыңлыйбыз. Арча стадионында үткән Яңа елны каршылау кичәсендә дә “Веста” триосының дәртле җырларын, бар халык биеп, рәхәтләнеп тыңлады. Рәхмәт.
Арча чиркәве каршындагы мәктәпкә йөрүче балалар да матур итеп чыгыш ясадылар. Сәхнә күренеше дә уйнап күрсәттеләр. Афәрин, бик килештерәләр.
Христианнарның Раштуа бәйрәмендә “Коляда килде!” йоласы әһәмиятле урын алып тора. Ул иң борынгы йола. Коляда ул – йорт хуҗаларына киләсе елга иминлек, сәламәтлек һәм чәчәк ату теләге. Халык яңа көннәр арта барганга сөенеп, колядки-җырларын башкарып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйлар. Коляда – славяннар бәйрәме, ул Раштуадан башланып, Хач ману көненә кадәр дәвам итә. Ягъни 7 гыйнварьдан 19 гыйнварьга кадәр. Арчада да башланып китте ул “Коляда, коляда! Капкаңны ач!” бәйрәме. “Рус җыры” ансамбле җырчылары йола-бәйрәмне видеофильмга төшереп алган. Фильмны экраннан карадык. Коляда-коляда, бәла-казага – юк, ә бәхеткә – әйе! Алар милли киемнәрдән, маскалардан урам буйлап җырлап-биеп баралар, каршыга килүче машинаны туктаталар, йортларга керәләр, матур теләкләр әйтәләр, ә аларга күчтәнәчләр бирәләр – күңелле!
Сәхнәдә бәйрәм дәвам итте. “Рус җыры” ансамбле җырчысы Ринат Бариев, үзешчән балалар Жасмин Миңнуллина, Аделина Нуретдинова, Рамил Әхмәтҗанов, Зилә Шакирова, гитаристлар ансамбле һ.б. җырлап, чын бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Бәйрәм чыршы янында дәвам итте. Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк! Яңа ел белән!