Махсус хәрби операциянең мәгънәсен бүгенге көндә мәктәптә башлангыч сыйныфта укучыларга кадәр яхшы аңлый
Бу темага мәктәпләрдә “Батырлык дәресе” уза, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә кунак булып килә.
Күптән түгел Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе дә шундый кунакларны – үзләренең элеккеге укучылары Фоат Абдуллин һәм Илнур Яруллиннарны кабул итте. Алар сыйныфташлар, бүгенге көндә икесе дә бер уй белән яши: дөньялар тынычлансын иде дә, махсус хәрби операциядәгеләр туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде. Илнур Яруллинның махсус хәрби операция булган урыннарга гуманитар ярдәм илтүе, андагыларга ярдәм итеп йөрүе турында язгалап торабыз, ә Фоат Абдуллин, отставкадагы хәрби, шул хәрби операциянең эчендә кайный. Алар мәктәптә укучылар, укытучылар белән очрашу кичәсендә катнашып, соңыннан мәктәптә, директор Зөлфия Хәйруллина тырышлыгы белән оештырылган музей почмагына керде. Анда, нигездә, каникулларын туганнары янында Яңа Кырлайда уздырган, авылны бик яратып яшәгән, махсус хәрби операциядә һәлак булган Алмаз Хәмит улы Әһлиевның шәхси әйберләре урын алган. Мәктәпнең тарих укытучысы Гөлгенә Шиһапова батыр турында сөйләде.
– Алмазның әтисе Хәмит абый Яңа Кырлайда туып үскән. Хәрби кеше булганлыктан, аңа гаиләсе белән төрле шәһәрләрдә яшәргә туры килгән. Алмаз 1990 елнын 22 февралендә Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә өлкән прапорщик Хәмит Хәсби улы һәм Нурия Нургали кызы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Шул шәһәрдә урта белем ала, мәктәпне тәмамлагач әтисе эзеннән хәрби юлны сайлый. Новосибирскиның Югары хәрби команда училищесында укып, хәрби инженер таныклыгы ала ул. Хәрби хезмәт юлын 2012 елда Самара өлкәсенең Рощинский шәһәрендә башлый. Хезмәт итү дәверендә разведка батальоны командиры, штаб начальнигы дәрәжәсенә күтәрелә. Иң кайнар нокталарда: Сирия, Таулы Карабах территориясендә махсус хәрби бурычын үти. Хәрби хәрәкәт ветераны.
Гвардия майоры Алмаз Әһлиев махсус хәрби опера-циянең беренче көннәреннән үк хәрби осталык һәм батырлык күрсәтә. Ул 2022 елның 17 августында Луганск Халык Республикасы территориясендә барган махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак була. Яңа Кырлай авылы зиратына җирләнә. Алмазның тормыш иптәше тол, ике баласы ятим калды. Хәрби хезмәте барышында, махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Алмаз Әһлиев күпсанлы медаль һәм орденнар белән бүләкләнгән. Үлгәннән соң Әһлиев Алмаз Хәмит улы Батырлык ордены белән бүләкләнә. Яңа Кырлай урта мәктәбенең яшь армиячеләр отряды батырның исемен йөртә.
Хәмит абыйның өлкән улы Әгъзәм дә хәрби хезмәтне сайлаган, подполковник дәрәҗәсендә Мәскәүдә Хәрби Академиядә хезмәт итә.
Мәктәпкә кунак булып килгән сыйныфташлар Фоат Минзыя улы һәм Илнур Гомәр улы музей булдырган, балаларда патриотик рух тәрбияләүләре өчен көч куючыларга рәхмәтле булып китте.