Арча кызы Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Лесхоз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Самирә Хәсәнова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды

Декабрь ахырында Казанда республика Яңа ел чыршысы узды. Анда Арча районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә булган 95 бала катнашты.

Ә Самирә Хәсәнова исә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бәхетенә иреште. Самирә – “Алдынгылар хәрәкәте”нең актив катнашучысы. Шулай ук ул гаилә кыйммәтләрен саклау максатында “Гаилә вакыйгалары почтасы” Бөтенроссия флэшмобын булдыру проекты белән “Зур тәнәфес” бәйгесендә җиңү яулаган иде.

Түгәрәк өстәл артында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән яшь якташыбыз районыбыз үсеше һәм тарихы турында сөйләште.

“Очрашу миндә бары тик матур тәэсирләр калдырды, дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Самирә. – Мин үз уңышларым турында сөйләдем. Алар арасында “Зур тәнәфес” Бөтенроссия бәйгесендә һәм татар, рус, иглиз телләре буенча төбәк олимпиадаларында җиңүләр, төрле халыкара чараларда катнашу бар. Очрашу барышында Рөстәм Нургали улы Арча районында эшләгән вакытларын да искә алды. Барыбыз бергә без бик матур чыгышлар карадык. Ахырдан республика Рәисе безгә бүләкләр тапшырды”.

Самирә үзе дә очрашуга бүләксез бармаган. Рөстәм Миңнехановка ул үз куллары белән алмаз мозаикасыннан “Алдынгылар хәрәкәте” символы белән Татарстан Республикасы флагы төсләрендә ясалган чыршы уенчыгы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International