28 декабрьдә район башлыгы Илшат Нуриев республика конкурсында җиңүче комбайнчыларга һәм техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурста җиңгән хуҗалыкларга сертификатлар һәм Дипломнар тапшырды.
50 мең сумлык сертификатлар белән
“Тукай“ ширкәтеннән Рәдиф Сәфәров, “Северный“ ширкә-теннән Фәрид Сафин, Равил Габдрахманов, Рәдис Низамов, “Игенче“ ширкәтеннән Харис Вильданов, Рәсих Нәҗметдинов, Нияз Йосыфҗанов, Марат Абдуллин, “Кырлай“ ширкәтеннән Расих Галимҗанов, Радик Галимуллин, Илназ Закиров, Рафис Җәләлиев, Салават Кәбиров, Рафил Гомәров бүләкләнде.
40 мең сумлык сертификатлар белән “Кырлай“ ширкәтеннән Раил Гомәров, “Заря“ ширкәтеннән Марат Хафизов, “Ватан“ ширкәтеннән Әмир Газимов, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Ринат Котдусов, “Игенче“ ширкәтеннән Таһир Латыйпов, “Аю“ ширкәтеннән Марсель Сафиуллин бүләкләнде.
30 мең сумлык сертификатлар белән “Ватан“ ширкәтеннән Рөстәм Ибраһимов, “Яңарыш“ ширкәтеннән Фәрид Хөснетдинов, “Казанка“ ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин, Марсель Камалов, “Заря“ ширкәтеннән Илдар Кавиев, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Раил Фәйзрахманов, Радик Фәйзрахманов бүләкләнде.
Техниканы кышкы саклауга кую буенча беренче урында – “Заря“, “Яңарыш“ ширкәтләре, икенче –“Курса МТСы“, “Казанка“, “Ак барс“ агрокомплексы“, өченче урында “Северный“, “Игенче“, “Кырлай“ ширкәтләре.