9 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар, җәмәгатьчелек, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде
Без бергә
Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Безнең районда да шушы уңайдан күп чаралар планлаштырыла, 26 гыйнварда районда шушы елны ачуга старт биреләчәк.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тула. Махсус хәрби операция дәвам итә. Анда безнең районнан йөзләгән батыр ир-егетләребез катнаша. Ә гуманитар ярдәм күрсәтүгә бөтен район күтәрелде, һәркем үз өлешен кертергә омтыла, моңа мисаллар күп.
Районда Ватанны саклаучылар елын ачу махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасын озату белән башлана. Колоннаны озату тантанасы шәһәрнең үзәк мәйданында үтәчәк. Хәзер менә шул колоннаны туплау бара һәм аңа һәркем үз өлешен кертә ала.
Моңа кадәр дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм китеп тора иде. Районда 7 волонтерлар төркеме бар һәм алар бик актив эшли. Әмма бу юлы сүз аерым йөкләр турында түгел, ә гуманитар колонна турында бара! Моның өчен шактый зур суммада акча да тупланган инде. Бу игелекле эштә район хакимияте коллективы үрнәк күрсәтә, район башлыгы Илшат Нуриев үзе зур суммада акча керткән. Хакимият хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларга токмач әзерләп җибәреп тора.
Безнең редакция хатын-кызлары да, без дә читтә калмыйбыз, дип, бер җомгада токмач кисеп волонтер Илнур Яруллинга тапшырдылар. Ул безнең күчтәнәчләрне, “Арча хәбәрләре“ газеталарын алгы сызыкка илтеп тә кайтты инде. Егетләр рәхмәт әйтеп кабул итеп алганнар. Мондый рәхмәтләрне ишетү үзе рәхәт. Чөнки ир-егетләребез кар, яңгыр астында, гаять авыр шартларда илебез азатлыгы өчен көрәшә.
Гуманитар колонна махсус хәрби операциядә катнашучыларның теләкләре буенча әзерләнгән йөкләр алып барачак. Анда машиналар да булачак. Әйдәгез, җәмәгать, гуманитар колоннаны туплауга һәрберебез үз өлешебезне кертик!
Ярдәм итәргә теләүчеләр авыл җирлекләренә, волонтерларга мөрәҗәгать итегез. Колонна 26 гыйнварда юлга кузгала.
21 декабрьдә Арчада хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Ярминкәдән кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗларына тотылачак. “Водоканал-Сервис“, “Тайд-фойл“ фирмасы, “Западный“ сәүдә комплексы, “Заря“, “Кызыл Яр“, “Ашытбаш“, “Ашыт“, “Союз-Строй“ ширкәтләре, “Тукай“, “Курса МТСы“, “Казанка“, “Игенче“, “Кырлай“, “Яңарыш“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Ватан“, “Ташкичү“, “Аю“, “Северный“, “Кишет“, “Заря“ хуҗалыклары, шәхси эшмәкәр Ксения Хаҗиева, “Аки-Строй“, “Хуҗалык товарлары“ ширкәтләре, “Идел буе аертылмаган сөтне алыштыргычлар, премикслар һәм катнаш азыклар җитештерү заводы“ авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчеләренә һ.б. керткән өлешләре өчен район башлыгы зур рәхмәт әйтте.