Укучыбыздан шундый сорау алдык: “Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең кредит бурычлар бетерелә икән, дип ишеттем. Бу дөресме?”
Әлеге сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек?
– Мондый закон бармы? Сүз нинди бурычлар турында бара?
– Әйе, мондый закон кабул ителде. Ләкин ике шарты бар. Беренчедән, контракт 2024 елның 1 декабреннән соң төзелгән булырга тиеш. Икенчедән, кредитлар 2024 елның 1 декабренә кадәр үк алынган һәм алар буенча җыелган бурычларны түләттерү турындагы суд карары чыккан булырга тиеш. Шул шартлар үтәлгән очракта, махсус хәрби операциядә хезмәт итүченең яки аның тормыш иптәшенең 10 миллион сумга кадәрге кредит буенча бурычлары юкка чыгарылачак.
– Моның өчен нинди документлар тапшырырга кирәк?
– Моның өчен безгә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: бурычларны түләттерүне туктату турындагы гариза, паспорт копиясе, төзелгән контрактның копиясе, тормыш иптәшенең бурычы буенча эш каралган очракта, язылышу турындагы таныклык копиясе. Документларны дәүләт хезмәте аша да тапшырырга мөмкин.
– Райондашлар сезнең белән ничек элемтәгә керә ала?
– Әлеге закон буенча сораулар туган очракта, 89867203773 номерына шалтыратырга, osp18@r16.fssp.gov.ru электрон адресына язарга яки Арча шәһәре, Банк урамы, 6а йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.