Төп чыршыны бизәү өчен уенчыклар ясау бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел – иң матур, игелекле, әкияти, тылсымлы бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтәләр. 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде, шул уңайдан районыбызда күп төрле чаралар, бәйгеләр үткәрелде.

Яңа ел алдыннан районда “Яңа ел фантазиясе” дигән төп чыршыны бизәү өчен уенчык-лар ясау бәйгесе оештырылды. Укучылар гаиләләре белән берлектә, иҗадилык, зирәклек һәм тырышлык үрнәге күрсәтеп, күз явын алырлык матур уенчыклар эшләде. Барлык эшләнмәләр күңел биреп ясалган иде.

“Бәйгедә актив катнашкан гаиләләргә без үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр уенчык кабатланмас һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора иде. Барлык катнашучылар җиңүче исеменә лаек булды”, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова.

Бәйгегә килгән уенчыклар төп чыршыны бизәп торды, шулай ук әлеге уенчыклардан стадиондагы йортларда яңа ел күргәзмәсе оештырылды.

«Яңа ел фантазиясе» бәйгесендә төрле номинацияләрдә беренче урын алган укучылар:

Рәмис Гыйләҗетдинов – Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучысы;

Самат Заһидуллин – Арчаның икенче мәктәбе укучысы;

Ислам Хисмәтуллин һәм Әлфинә Хисмәтуллина – Казанбаш балалар бакчасына йөрүче балалар.

Алар чыршы ябылу тантанасында бүләкләнде. 24 эш диплом һәм бүләк сертификатына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International