Искечә Яңа елны каршы алдык!

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әле кайчан гына Арчада Үзәк чыршыны кабызу, иске ел белән хушлашу, Яңа елны каршы алу бәйрәмнәре булган иде, инде менә искечә Яңа ел, Үзәк чыршы ябылу тантанасы да узып китте

Үзәк стадионда кичке сәгать 7ләрдә башланып китте ул. Бәйрәмне Данис Гайфуллин белән Лия Ильина алып бардылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов бәйрәм белән котлады. Котлаулар бүләкләүләр белән дәвам итте. Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен шартлар тудырган, үз биналарын, йортларын матур итеп Яңа ел рухында бизәгән оешма җитәкчеләренә, йорт хуҗаларына рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырылды. Яңа ел чараларын тиешле югарылыкта үткәргән оешма, учреждениеләр җитәкчеләре шулай ук сәхнәгә чакырылды. Бүләкләүләр концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов чыкты. “Яшик сөенеп кенә” дигән җырны халык рәхәтләнеп бии-бии тыңлады.

Кайгы-хәсрәтләр күрмичә,

Беркемне дә рәнҗетмичә

Яшик сөенеп кенә.

Яшүсмер кыз Жасмин Миңнуллина рус җырларын җырларга ярата. Ул җырлый башласа, бөтен дөнья тынып калгандай була. Көчле тавышы белән бөтен кешене әсир итә һәм биетә! Жасмин! Сине зур сәхнәләрдән дә тыңларга насыйп булсын!

Айваннан Ләйсән Ялаеваның әнисе Зөлфия Яхина матур җырлый иде. Юл фаҗигасендә әрәм булды. Сүзебез дога булып барып ирешсен. Хәзер, әнә, кызы Ләйсән җырлый. Яратып тыңлыйбыз.

Арчада яшәүче биш бала әнисе Раушания Закированың “Рус җыры” ансамблендә җырлаганын беләбез. Ә менә сәхнәгә гаилә белән чыгып җырлаганын күргән юк иде. Ире Мөдәрис һәм балалары белән сәхнәдә бик матур итеп җырладылар. Афәрин!

Безнең гаилә матур гаилә...

Бер-беребезне хөрмәт итеп,

Шулай яшәргә кирәк.

Концертны Алмаз Хаҗиев дәвам итте. Ул “Киек каз юллары” җырын бик матур җырлый.

Концерт дәвам итте. Халык таралырга уйламый. Һаман килә торалар. Әллә каян ишетелеп торган дәртле музыка, җырлар үзенә тарта. Исән-сау булыйк! Яңа ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International