“Арча“ спорт мәктәбендә таэквон-дочыларның фестивале, бик матур бәйрәм булды.
Тренерлары Газинур һәм Руслан Борһановлар. Спортчылар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Башта таэквон-дочылар төрле матур күнегүләр эшләп күрсәттеләр. Осталыкларына сокланып карап тордык. Тренер Руслан Борһанов 2024 елда ирешкән уңышлар турында сөйләде. Ярышка барган саен алар медаль алмый кайтмыйлар. Унлап җитди ярышларда катнаштылар. Бер генә мисал. Ел ахырында Осиновода үткән ярыштан 25 медаль белән кайттылар. 9 алтын, 8 көмеш, 8 бронза медаль. Инде менә тагын ярышлар башланды.
Район таэквон-до федерациясе рәисе Илфат Закиров спортчыларга, спортта уңышлар теләп, Яңа ел бүләкләре тапшырды. Балалар бик сөенделәр. Аның улы таэквон-до буенча кара билбауга ия, таэквон-до буенча Татарстан, Россия чемпионы, хапкидо буенча Европа чемпионы Алмаз Закиров та килгән иде. Алмаз югары белем алып, хәзер Казанда эшли. Ул спортчыларга тырышып шөгыльләнергә кушты, спортта уңышлар теләде. Бәйрәмне карарга килгән әти-әниләрнең дә бик күңелләре булды. Аннан соң ярышлар башланып китте.
Спортчыларга уңышлар юлдаш булсын!