“Бабай үзе кайтып кергәндәй булды“

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Газетабызда Мари Илендә үлеп калган кызылармияче якташларыбызның язмышлары ачыкланганнарының исемнәрен бирүгә телефоннар шалтырый башлады

Иң беренче булып “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин: “Абдуллин Мөҗип Абдулла улы – безнең бабай! – дип шалтыратты. – Ул әлегә кадәр хәбәрсез югалган, дип санала иде. Бактың исә, Суслонгерда үлеп калган икән...“

Михаил Черепановка рәхмәт, ул Мөҗип Абдуллин турындагы соңгы хәбәрне дә җибәрде: “Абдуллин Мөҗип 1896 елда Арча районының Урта Курса авылында туган. 1942 елда Арча хәрби комиссариат тарафыннан чакырылган. 1942 елда авырулардан вафат булган, Суслонгер бистәсендәге зиратта җирләнгән“.

Мөҗип абыйны бар да сугышта хәбәрсез югалган, дип йөргәннәр. Хатыны Гатика апа 96 яшендә вафат булган. Алты балалары туган, шуларның икесе исән. Малайлары Мансур Урта Курсада, кызлары Фәрия Югары Курсада яши. Мансур абыйга быел 13 майда 92 яшь тула. Хатыны Дания апа 92 яшькә кадәр яшәгән.

Мөҗип абыйның документын алырга онык-лары Илсур, Нурания, Илһамия килде. Алар бар да көтелмәгән һәм шул ук вакытта күптән көтелгән хәбәрдән бик дулкынланган иде. “Бабай үзе кайтып кергәндәй булды!“ – диде алар. Күпме еллардан соң бит! Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин аларга Мөҗип абый турындагы хәбәрне тапшырып, әлеге игелекле эшне дәвам итәбез, диде.

Оныклары хәзер Суслонгерга барып бабаларының каберен күрергә хыяллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International