Укытучы хөрмәтенә

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Яңа Кенәр авылында спортны үстерүгә зур өлеш керткән, районга бихисап җиңүләр китергән Тәлгать Әхмәтовны искә алдылар бу көнне

19 гыйнварда Яңа Кенәр урта мәктәбендә яшьләр арасында волейбол ярышлары узды.

Спорт чарасы озак еллар әлеге мәктәптә эшләгән физкультура укытучысы Тәлгать Әхмәтов истәлегенә багышланган иде. Бөтен гомерен укучылар белән эшләүгә багышлаган райондашыбызның арабыздан китүенә апрель аенда бер ел була.

Әлеге шәхес белән бәйле хатирәләрне барлап, ярышларны авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты.

– Авылыбызда гына түгел, районда, республикада бик зур хезмәт күрсәтеп, зур казанышлар яулап, спорт сөючеләр тәрбияләүче Тәлгать абый истәлегенә дип зур чарага җыелдык. Бүгенге ярышлар дуслык уены булсын. Яңа очрашуларга сәбәп булсын һәм Тәлгать абый рухына дога булып барып ирешсен иде, – диде ул.

Ярышлар башланганчы, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыюда үз өлешләрен кертүче спортчыларга рәхмәт хатлары да тапшырылды. Беренче көннән волонтерлар төркемендә эшләүче Таһир Шакиров һәрдаим ярдәм күрсәтүче яшьләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чарада Тәлгать Әхмәтовның тормыш иптәше Гүзәл Әхмәтова, улы Марат, кызы Лилия, кияве, килене һәм оныклары да катнашты. Гүзәл ханым бу ярышларны оештыруга үз өлешләрен кертүчеләрне, тормыш иптәшенең терәге булган һәм аны соңгы юлга озатуда аеруча ярдәм күрсәткән авылдашларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Тәлгать укучыларның күңелендә спортка карата мәхәббәт уяту өчен җаны-тәне белән тырышып йөрде. Спорт – аның яшәү рәвеше булды. Кенәрдә башта хоккейны үстерсә, соңрак волейболны үстерүгә зур көч куйды. Икебез дә бер өлкә кешеләре булгач, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек. Мәктәптә эшләмәгән вакытларында да укучылар белән ярышларга йөрде ул. Ә инде барган ярышларда һәрвакыт җиңү белән кайта иде. Хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә алыштыргысыз тормыш иптәше һәм таләпчән әти булды, – диде Гүзәл ханым.

Ярышны оештыруда иганәче булган Денис Лебедков һәм зур ярдәм күрсәткән Дамир Каюмовка рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.

Ярышларда сигез команда катнашты: Яңа Кенәр мәктәбе укучылары, 1998 елгы чыгарылыш, 2004 елгы чыгарылыш, Студентлар, Арча, “Кедр” һәм Казанның 12нче гимназия командалары.

Ярышның гомуми нәти-җәләре буенча, 1нче урынны Тәлгать Әхмәтовның соңгы чыгарылышы, бүгенге студентлар командасы яулады. 2нче урында – Арча, 3нче урында – Казан һәм 4нче урында – Яңа Кенәр мәктәбенең 2004 елгы чыгарылыш егетләре командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International