Христианнарның 19 гыйнварда Хач ману бәйрәме узды

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

18 гыйнварда Арча чиркәвеннән Лин атакай Кондаков Вахитов урамындагы чишмәне аруландырып, догалар укыды

Арча чиркәвендә һәм Төбәк-Чокырча авылындагы чиркәүдә гыйбадәт кылынды. “Хач ману бәйрәмен Аллаһның күренүе дип тә атыйлар”, – дип сөйләде Лин атакай.

19 гыйнвар – христианнарның зур бәйрәме.

Риваятьләр буенча, бу көнне Гайсә пәйгамбәр Иордан елгасына чукындыручы Иоанн янына килә. Гайсә коткаручы бер гөнаһы булмаса да, өч тапкыр суга чумдырып, аруландыруын сорый. Иоанн Гайсә коткаручының теләген үти. Судан чыккач, Гайсә коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге рух иңә. Күктән тавыш килә: Син минем яраткан улым; Синдә минем илтифатым”. Хач ману йоласы вакытында Аллаһ–Ата, Аллаһ–Ул, Аллаһ – Изге Рух – өчесе бервакытта үзләрен күрсәтәләр.

Халык аруландырылган суны файдасы бар дип җыеп калырга тырыша. Республикада һәм Россиядә махсус әзерләнгән бәкеләрдә су коеналар. Без районның МЧС бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаевтан районда су коену өчен махсус әзерләнгән бәкеләр бармы, дип кызыксындык. Һәм юклыгын ишеттек. Хәер, Хач ману төнендә яки көнендә су коенырга теләгән кеше Вахитов урамындагы чишмәгә килеп, өстенә чиләк белән су коя алды, Хәтнәгә барып, душ кебек өстән агып торучы су астына керде, ишегалдына чыгып, өстенә су койды, кайберәүләр махсус әзерләнгән бәкеләргә Казанга, башка районнарга чыгып китте...

Үткән бәйрәмнәр белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International