Арча данын таныттылар

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

“Манзара“ спорт һәм музыка премиясе кысаларында үткән Татарстан беренчелеге ярышларында Арча көрәшчеләре дә чыгыш ясады.

Бәйгедә Арчадан 11 көрәшче катнашты. “Корстон“ залында үтте ул. Моңа кадәр “Манзара“ берничә тапкыр циркта, “Пирамида“да һәм “Ак барс“ көрәш сараенда узган иде.

Киләсе елда “Манзара” үзенең юбилеен – 10 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Анысын тагын да зурлап үткәрерләр инде. Көрәшчеләргә моны истә тотарга һәм яхшылап әзерләнергә кирәк булачак. Килгән кунакларны һәм көрәшчеләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.

Арча тренеры Илшат Һидиятов баш судья булды. Арча педагогика көллияте студенты Динияр Моратов 85 кг авырлыкта 2нче урынны алды. Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов 100 кг авырлыктагылар арасында 3нче урынны алды. Көрәшчеләрнең икесенең дә тренеры Илшат Һидиятов. Котлыйбыз! Һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International