27 гыйнвар – ерткыч сәясәт корбаннары булган Холокост корбаннарын һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә.
Бу көн 2005 елда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә.
Дөнья тарихында “Холокост” дип 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләрдән бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьлары”ның берсе була.
Россиядә “Холокост корбаннарын искә алу атналыгы” унберенче ел рәттән үткәрелеп килә. Ул 15 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр дәвам итә. Быел да атналык кысаларында “Хәтер күбәләкләре” Бөтенроссия акциясе старт алды. Халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм үзәктә эшләп килүче көндезге бүлектә тернәкләнү үткән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар да “Хәтер күбәләкләре” акциясенә кушылды.
– Кәгазь күбәләкләр – ул хәтер, кеше күңеле символы. Кәгазь күбәләкләр яһүд халкының корбан булган балаларын символлаштыра, – диде социаль педагог Ильвина Мәүлиева. – Акциядә 11 үзәктә тернәкләнү үтүче бала катнашты.
Социаль педагог аларга Холокост сүзенең нәрсәне аңлатуы, Холокост корбаннары, Халыкара “Холокост корбаннарын искә алу көне” турында сөйләде. Бөтен дөнья буйлап Холокост корбаннарына куелган мемориаллар һәм һәйкәлләр белән таныштырды. Соңыннан һәркем корбаннар – яһүд халкы балалары истәлегенә үзенең искиткеч матур күбәләген ясады.
– Икенче көнне шул ук балалар белән әлеге темага стена газетасы ясадык, видеоролик карадык, Холокост трагедиясе тарихын өйрәндек, – диде Ильвина Мәүлиева. – Бу акция бездә 20 гыйнварда башланып китте һәм 27сенә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып, алар белән дә шушы юнәлештә эшлибез.