Илшат Нуриев: “Нинди генә һөнәр сайласагыз да, иң мөһиме, ул үзегез яраткан эш булсын”
21 гыйнварда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев алдынгы һәм актив укучылар белән очрашты.
Төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр, бәйге-фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясаучылар, иҗат ягыннан сәләтле югары сыйныф укучылары район башлыгы белән танышып, казанышлары турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Районыбызның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышып, Илшат Нуриевтан төпле киңәшләр алды алар.
Очрашуда төп темаларның берсе – һөнәр сайлау һәм районыбызда яшьләр өчен эш урыннары иде. Бирегә килүче укучылар арасында укытучы, табиб, журналист, язучы булырга теләүчеләр дә, әлегә моны төгәл белмәүчеләр дә булды. Илшат Нуриев районда яшьләр өчен барлык ишекләрнең дә ачык булуын әйтте. “Хәзерге заманда сезнең өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, иң мөһиме, ул үзегез яраткан эш булсын. Бары яратып башкарган эшне генә җиренә җиткереп эшләп була. Бүгенге көндә районыбызга һәртөрле һөнәр ияләре дә кирәк”, – диде ул.
Волонтерлык эше – фикер алышуда кузгатылган мөһим темаларның тагын берсе иде. Әлеге юнәлеш буенча Яңа Кырлай мәктәбе укучылары булдырган Добро.рф платформасында эшләп килүче проектны үстерү эшен дәвам итәргә һәм җәелдерергә дигән фикер әйтелде. “Арчада ачылачак яшьләр үзәгендә волонтерлык хәрәкәте өчен аерым кабинет булачак. Сезнең бу юнәлеш буенча шулай тырышып эшләвегезгә мин бик шат, дәвам итегез”, – диде Илшат Нуриев.
Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары өчен максатчан уку программалары, дәүләт ярдәмнәре, районыбызда мәдәният һәм спорт өлкәсендәге казанышлар, социаль объектлар турында да сүз алып барылды. Район башлыгы яшьләрне кызыксындырган сораулардан чыгып, аларның үзләренә яңа проектлар булдырырга тәкъдим ясады. Аларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Агымдагы елда Арчада “Алгарыш” яшьләр үзәге ачылыр һәм футбол манежы булдырылыр дип көтелә.
Район башлыгы белән очрашуда катнашкан укучылар:
Арчаның 1нче мәктәбе укучылары – Диләрә Шакирова, Нариман Сәләхов.
Арчаның 2нче мәктәбе укучысы – Илүзә Шәмсемөхәмәтова.
Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары – Ранил Гаптелбәров, Зәринә Альтапова, Илсия Мәҗитова.
Лесхоз мәктәбе укучылары – Сәмирә Хәсәнова, Булат Гатиятов.
Яңа Кырлай мәктәбе укучылары – Рузия Гайфуллина, Раил Сафиуллин.
Шушмабаш мәктәбе укучысы – Иркә Сәмигуллина.
Апаз мәктәбе укучылары – Камилә Хәмидуллина, Айназ Хәертдинов.
Түбән Мәтәскә мәктәбе укучысы – Инсаф Гапдрахманов.
Ашытбаш мәктәбе укучысы – Азалия Сабитова.