100 ел изге юлда

2013 елның 1 ноябре, җомга
100 ел изге юлда
Узган якшәмбедә Яңа Кырлай мәчетендә олы тантана булды—ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда авылның өлкән апа–абыйлары чакырылды, кунаклар да күп килгән иде. Бу уңайдан биредә зур мәҗлес оештырылды. Өстәл артындагылар корбан итеннән пешерелгән пылаудан авыз итте. Тантаналы мәҗлесне Яңа Кырлай мәчете имам–хатыйбы Вазыйх Гарипов алып барды, мәчет тарихы белән таныштырды.
Яңа Кырлай мәчетен 1913 елда авыл кияве Хәкимҗан Ишморатов төзетә. Шунда ук кызлар һәм малайлар өчен мәдрәсә дә була.
—1936 елда мәчетне ябалар, манарасын кисәләр. Тик ул кайбер урыннардагы кебек клуб, склад итеп файдаланылмый, балаларга белем бирү йорты була,— дип сөйләп китте Вазыйх хәзрәт. — Яңарыш җилләре исә башлагач, Каюм Гыйлаҗетдинов, Гомәр Яруллин мәчетне янадан торгызу мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Фарух Мортазин, Даян Шакиров Мәдәният министрлыгына кадәр барып, финанс ягын кайгырттылар. Мәчетне сафка бастыруга бөтен авыл халкының өлеше керде. Манарасы да, ае да булды. 2011 елда ул яңадан төзекләндерелде. Бу юлы район башлыгы финанс ярдәме күрсәтте. Хәзер күңелләребезгә иман нуры өстәп, көн дә иртән авылда азан тавышы яңгырый.
Мәчет иркен, зур, якты, җылы. Тәүлек буе утырып гыйбадәт кылсаң да була. Мәдрәсә дә эшләп килә. Өлкәннәргә Рәшидә абыстай, балаларга Кәримә һәм Зәйтүнә абыстай дин дәресләре бирә.
—Җибәрегез балаларыгызны мәчеткә, килсеннәр, дини белем алсыннар. Дингә килгән кешене авырлыклар да читләтеп уза, бәхетне дә Коръәннән табарга була,—диде махсус юбилейга кайткан Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Тимергали Юлдашев һәм үтемле итеп вәгазь сөйләде.
Аннан сүз кунакларга бирелде. Арча районы мөгаллимәләр шурасы җитәкчесе Рая Фәтхуллина, Арча мөхтәсибәте исеменнән олы юбилей белән котлап, теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде. Арча мәчетеннән килгән Нурлыхода Хәнәфиева күңелләргә үтеп керердәй матур һәм моңлы итеп мөнәҗәт укыды. Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылыннан махсус килгән Әмин хәзрәт белән очрашу аеруча кызыклы булды. Ул бу хакта Болгарга экскурсиягә килгән Яңа Кырлай кешеләреннән ишеткән.
—Моннан 52 ел элек Яңа Кырлайга ут кертүдә катнашкан идем мин,—диде ул.—Шул вакыттан күңелгә якын булып кереп калган. Мондый олы юбилейны калдыру гөнаһ булыр, дип уйладым. Мәчетнең гомере озын булсын, иманлы кешеләр тәрбияләсен иде.
Әмин хәзрәт мәчеткә бүләк, муллага чапан, умартачы буларак күчтәнәчкә бал һәм...бер бидон таң суы алып килгән.
—Бу мәҗлесне җыю Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итү, тагын да күбрәк кешене мәчеткә, дингә тарту өчен иде. Бу көннәрдә авылда һәркем телендә мәчет, дин. Күпме ризыклар алып килделәр, әзерләшергә булыштылар. Шулай ук иганәчеләргә дә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт. “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте (ул мәчетнең коммуналь хезмәтләре өчен дә түләп бара), “Касыйм” ширкәте, “Сафиуллин” фермер хуҗалыгы зур ярдәм күрсәтте, — диде Вазыйх хәзрәт.
Мәҗлескә “Сервис–Агро” җәмгыяте җитәкчесе Габделхәй Кәримов та килгән иде. “Авылыбыз өлкәннәре һәр изге гамәлебез, авылыбыз иминлеге өчен дога кылып тора. Шуңа эшләребез дә уң безнең, — диде Г.Кәримов. — Аллаһы Тәгалә өлкәннәребезгә озын гомер бирсен, бер гасырлык мәчетебездә азан тавышы тынмасын”.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International