Лампочканы яндыру — сүндерү генә түгел

2013 елның 1 ноябре, җомга
Лампочканы яндыру — сүндерү генә түгел
Күп фатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында (подъезд һ.б.) кулланыла торган электр энергиясен ничек экономияләп була?
Бу әлеге йортларда яшәүчеләр проблемасы гына түгел, ул турыда район җитәк-челеге, җаваплы оешмалар да кайгырта. Районда күп фатирлы йортларда электр энергиясен саклау, экономия-ләү буенча Федераль Закон (№261, 23 ноябрь, 2009 ел) нигезендә район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге 2013–2014 елларга махсус программа эшләде. Программаның максаты — күп фатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында (подъезд һ.б.) 220 вольтлы көчәнештәге электр челтәреннән ут алучы гади лампочкаларны 12–36 вольт-лы электр энергиясе белән дә эшли ала торган светодиодлы яктырткычларга алмаштырып, ут урлауны киметү, электрны аз сарыф итү. Бу эшне районда “Энергосервис” ширкәте егетләре башкара.
— Быел 167 йорт подъездларындагы гади лампочкаларны светодиодлы яктырткычларга алмаштырып бетерәчәкбез, беррәттән тузган чыбыкларны, җиһазларны да яңартабыз. Яктырткычларны, подъездга кергәч, хәрәкәт буенча яна–сүнә торган итеп көйлибез, —ди “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев.
Аның файдасы турында кызыксынгач:
— Билгеле, файдасы бар, — дип куәтләп алды Рамил Зиннурович. — Алдан исәпләнгән инде ул. Урамнарга да куярга уйлыйбыз светодиодлы яктырткычларны.
Күп фатирлы йортларның подъездларындагы лампочкаларны кояш энергиясе белән дә эшләтергә уйлый алар. Арчадагы М.Жәлил урамында бер йортның түбә башына кояш энергиясен туп-лаучы аккумулятор куеп, йорт подъездындагы лампочкаларның шуннан энергия алып яктыртуын көйләгәннәр. Җәйге айларда бу ысул үз–үзен тулысынча аклаган, тик менә кышкы айлар ни күрсәтер, дигән шик бар. Әгәр, чынлап та, ел әйләнәсе кояш, яктылык энергиясен файдалану мөмкин булачак икән, күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә уртак файдалану урыннарында (подъезд һ.б.) янган утка түләү мәсьәләсендә бәхет елмаячак.
— Ел башында уртак файдалану урыннарында кулланган электр энергиясе өчен түләүләр күп чыккан йортлар шактый иде, ә хәзер алар санаулы гына калды, — дип сөйли “Энергосбыт” предприя-тиесе Идел буе бүлекчәсенең Арча производство идарәсе җитәкчесе Алия Вәлиева.
Ел башында кайбер йортларда уртак файдалану урыннарында янган лампочкаларның бөтен йортта сарыф ителгән электр энергиясенең 25 процентына кадәр “ашавы” җитди проблема иде. Йортта лифтлар эшләсә, электр белән эшләүче башка төрле рәсми җайланмалар булса, моны аңлап була.
— Һәр ай ахырында подъездагы электр исәпләгечләрендәге күрсәткечләрне язып, “Энергосбыт”ка тапшыра башлагач, хәл күпкә яхшы якка үзгәрде, — ди “Идарәче компания” ширкәте житәкчесе Фәрит Зәйнуллин. — Бу утка вакытында түләмәүче-ләрнең бирәчәген башкалар өстенә аударудан коткарды. Әмма кайбер йортлардагы фатир эчендәге исәп-ләгечләр хәлне катлаулан-дыра. Вакытында фатирлардагы күрсәткечләрне карап булмый, хуҗалары утны экономияләү максатыннан исәпләү приборлары белән “шаярырга” да мөмкиннәр. Җыелышларда исәпләгечләр-не фатирлардан подъездга чыгарырга дип әйтеп карыйбыз, әмма әлегә файдасыз.
— Электр чыбыклары, җиһазларының тузган булуы шулай ук утның югалуына китерә, — ди “Энергосбыт” җи-тәкчесе Алия Вәлиева. — Искергән чыбыкларны, җиһазларны алмаштыргач, электр өчен түләүләрнең кискен кимү очраклары бар.
Уртак файдалану урыннарында утны сакчыл сарыф итү, экономияләү — бу бер фатир хуҗаларының гына баш авыртуы түгел. Эх, ул проблема лампочканы яндыру–сүндерүдән генә торса икән. Лампочканың төреннән, исәпләү приборының маркасыннан алып, фатир хуҗасына кадәр, аның нечкәлекләре бик күп шул.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International