Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җиңүне алар да яулады
2013 елның 1 ноябре, җомга
Җиңүне алар да яулады
Исеме районыбызда гына түгел, республикада да яхшы билгеле хезмәт ветераны, мөхтәрәм якташыбыз Наил Закир улы Сабиров 28 октябрьдә Казанда совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулуга багышланган тантаналарны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты һәм чыгыш ясады. Шушы уңайдан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Наил абый, Сез сугыш чоры һәм аннан соңгы елларны үзегез күргән, авырлыкларны кичергән кеше. Республика Президенты җитәкчелегендә үткән шундый мөһим чарада катнашуыгыз да очраклы түгелдер. Без ишетеп, укып кына белгән шул еллар хатирәләрен яңартып алыйк әле.
— Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Әти 1937 елда колхоз рәисе, аннан соң хуҗалык мөдире булып эшләде. Ул безне ат белән Әтнә Сабантуена алып барасы иде. Шулай куанып көтеп йөргәндә: “Барып булмый, сугыш башланган!” — диде. Әти 1896 елгы булганга, аны ярты ел алмый тордылар. Аннан соң алдылар, 1943 елда контузия алып кайтты, ярты елдан тагын алдылар. 1944 ел ахырында яраланып кайтты, бик озак азаплады, бер ел хастаханәдә ятарга туры килде.
Авыл кешеләре бик авырлык кичереп яшәде ул елларда, бик авыр хәлдәге гаиләләр бар иде. Җитмәсә, фронттан көн саен диярлек кайгы хәбәрләре килеп тора. Шулай да, ул елларда рухи күтәренкелек, иртәге көнгә өмет дигән нәрсә көчле иде. Ач–ялангач булса булды авыл халкы, әмма дошманны җиңү өчен барын да эшләде, чәчүен дә чәчте, урак белән иген урды, урманын да кисте, окоп казырга да барды.
Минем әни сарык, бозаулар карый иде. Мин унбер яшьтән көтү көттем. Бервакыт “Уф–алла”ны алып, тау кырыена печән чабарга бардым. Ничек кенә авыр булмасын, әни сыерны бетермәде, сыер асрый алмаганнарга бик кыен булды. Шулай печән чабып ятам, берзаман колхоз рәисе Шәфыйк абый килде. Нәрсә әйтер икән дип сагаеп торам.
— Энем, син печәнне әйбәт чабасың икән, әйдә, иртәгә колхоз басуына чык! — диде.
Ул вакытта басуда арыш, карабодай игәләр иде, шуларны чаптык. Ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы, башак уып ашый идек. Үгез җигеп эшләргә дә туры килде. Берничә егет бергә чыгып китәбез, үзең генә үгезне тыңлатам димә, ул теләгән җиренә бора да алып кереп китә.
Әни уракны бик оста ура иде, килендәше белән икесен гел үрнәк итеп куйдылар. 1943 елдамы, 44тәме — Казанда алдынгылар слеты үткәрделәр. Әни шуннан бүләккә ефәк күлмәк һәм калын, кара тышлы Тукай китабы алып кайтты. Китап авыл буйлап әйләнде. Ә күлмәкне, апай кияргә кызыкса да, сатарга туры килде, чөнки акча бик кирәк иде.
— Сез Казанда ясаган чыгышыгызда менә шул елларда фидакарьлек күрсәтеп эшләгән кешеләрнең кимсетелгән хәлдә яшәүләре турында да әйттегез.
— Әйе, ул чорда авыл халкы бушка диярлек эшләде, акчаны тотрыклы рәвештә 1965 елда гына түли башладылар. Мин үзем унынчы сыйныфны тәмамлагач укытучы булып эшли башладым. Беренче хезмәт хакы алгач ничек куануларым әле дә күз алдында! Йөз сумлык иде ул, кайтам–кайтам да, ике кул белән тотып якынайтып карыйм. Шулай бара торгач сөртенеп киттем дә, акча урталай өзелде. И, шул чакта борчылуларым. Апай авыл Советында секретарь булып эшли иде: “Юкка кайгырма, банкта алыштырып бирәләр аны”, — диде.
Менә шулай бик кадерле иде тормыш, халык булганга шөкер итә белә иде. Мин укытучы булып эшли башлаганнан соң мохтаҗлык күрмәдек. Әмма авыр тормышлы кешеләр күп иде. Мин алты ел да бер ай ВЛКСМ райкомының икенче, аннан соң беренче секретаре булдым. 1960 елның 10 февралендә колхоз рәисе итеп сайладылар. Миңа 27 яшь иде. Хезмәт хакы әле ул вакытта хезмәт көне белән түләнә, атлар белән чәчәбез. Әтнә районында “Ленин”, “Үрнәк”, “Игенче”, “Искра” колхозлары акча белән түләүгә күчте. Безнең колхозның хәле авыррак иде, мин дә акчага күчүне максат итеп куйдым, озакламый бер хезмәт көненә 50 тиен түли башладык.
Ул чордагылар бигрәк тә аз хезмәт хакы алды. Өстәвенә, төрле салымнар түләргә, заемга язылырга кирәк иде. Кешенең ашарына бер тиен акчасы юк, ә аны мәҗбүриләп заемга яздыралар. Менә шулар бүген айга 4,5–5 мең сум пенсия ала. Минем 1937 елгы сеңлем яшьтән куян, сарык карады, гомере буе намус белән хезмәт итте, аның да пенсиясе 5 мең сум гына.
Мин ул елларда кешеләрнең ничек хезмәт куйганнарын яхшы беләм. Менә шулар бүген дәүләткә рәнҗеп яши, янында кешесе булганнары түзәр дә инде, ялгызларга бик кыен бит!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ил җитәкчелеге сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарын бушлай фатирлар белән тәэмин итү мөмкинлеге тапты. Безнең районда бу игелекле эш аеруча күңел биреп башкарылды, ветераннар моның өчен бик рәхмәтле. Әмма мин Россия Федерациясе Хөкүмәте Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарының да матди хәлен яхшырту мөмкинлекләрен табар дип өметләнәм. Әлеге зур җыелышта да шулар турында әйттем. Безнең Дәүләт Думасындагы депутатларыбызны да закон инициативасы белән чыгарга чакырдым. Президентыбыз да бу мөһим мәсьәләдән читтә калмас, дип уйлыйм.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз