Һавадан акча алып буламы?

2013 елның 1 ноябре, җомга
Һавадан акча алып буламы?
Совет заманында билгеле галим Иван Мичуринның “Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз. Аларны аннан алу — безнең бурыч!” дигән канатлы сүзләре бик популяр иде. Галим: “Әмма болар табигатькә зыян китерергә тиеш түгел!” — дип дәвам иткән булган, югыйсә.
Табигать–анабыз безгә кирәк бар нәрсәне әзерләп куйган, аларны аңа зарар салмыйча куллана белергә генә кирәк икән бит. “Бер гектар сөрүлек җир өстендә 80 мең тонна чиста азот бар! — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Шушы азотны эшкә җигү өчен кузаклы күпьеллык үләннәр, борчак игәргә кирәк”.
Һавадан акча ясау менә шушы була икән инде! Теләгән кеше акчасын да исәпли ала, азотлы ашламаларның килограммы 35 сум. Бер килограмм чиста азот алу өчен өч килограмм ашлама кирәк, 35 сумны тагын өчкә тапкырлагыз. Безнең баш өстендә күпме байлык эленеп тора! Еракларга барып завод капка төпләрендә сәгатьләр буе чират торасы да юк. Мичурин бабай киңәш иткәнчә, табигать тә пычранмый, үләннәр, борчак һавадагы азотны үзләре аша үткәреп туфракта туплый.
Тик һавадагы байлыкны кул сузып кына алып булмый. Азотка булган их- тыяҗны канәгатьләндерә башлау өчен 5–6 ел ныклап эшләргә кирәк. Районыбызның “Ватан”, “Ак Барс–агро” ширкәтләре мисалында без моны ачык күрә алабыз.
Әлеге ике хуҗалыкта да чәчү әйләнеше, орлыкчылык, үсемлекләрне саклау, ашламалар, авыл хуҗалыгы машиналары системасы тулы көченә эшли. Иң мөһиме — шушы системаларны тормышка ашыручы агрономнарга рәхәтләнеп эшли торган шартлар тудырылган.
“Ватан” ширкәте баш агрономы Рәис Рамазанов: “Яшь барган, еллар үткән саен әйбәтрәк эшлисе килә”, — ди. 1981 елдан бирле шушы хуҗалыкта ул. Районда үз эшенә шулай тугрылыклы калган башка андый агроном юк. Технологияне яхшы белү бер нәрсә, ул аны үтәтә дә белә.
“Ак Барс–агро” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның үз белгечләребезне әзерләүгә игътибар бирәчәкбез, дигән сүзе бар. Баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиевнең әтисе бик яхшы агроном, аннан соң әйбәт исәптәге колхоз рәисе булды. Әнә шундый киңәшчесе бар яшь белгечнең. Буыннар алмашуының уңышлы мисалы да бу. Әлеге хуҗалык чын тәҗрибә мәктәбе, алган белемнәрне тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар монда. Хуҗалыкта азотны һавадан алалар, туфрактагы эшләми яткан фосфор, азотны үзләштерә торган препаратлар кулланалар. Озакламый гербицидлардан баш тартып, бары тик биологик препаратлар гына кулланачаклар.
Рөстәм Мөхәммәдиев фәннәр кандидаты булырга әзерләнә.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” дигән грантлар булдырды. Махсус комиссия, иң лаеклы кандидатлар исемлеген раслап, тәкъдимнәрен җибәрде. Алар белән киләчәктә таныштырырбыз.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International