Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү – ата-аналарның хокукы һәм бурычы.
Балаларның хокукларын яклау дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше һәм алиментлар системасы балаларның милек хокукларын яклауны гарантияләүче механизм булып тора. Әмма бар кеше дә законның әлеге таләпләрен үтәми.
2025 елның 21 гыйнварында Арча район суды үзенең балигъ булмаган ике баласына алимент түләмәгән хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Ул 2024 елның 17 апрелендә алимент түләмәгән өчен җәмәгать суды тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган булган. “Л“га 20 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән, әмма ул аны үтәмәгән. Тиешле нәтиҗә дә ясамаган, игътибарга алырлык сәбәпләр булмауга карамастан, алимент түләмәгән. Закон нигезендә бу берничә тапкыр дип бәяләнә һәм җинаять җаваплылыгына тарту өчен нигез булып тора.
Суд “Л“га хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып, 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Р.Кәримов,
Арча районы прокуроры,
өлкән юстиция киңәшчесе