Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Анда 6 районның (Арча, Апас, Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч) ветераннар командалары көч сынашты.

Үзеннән соң якты эз калдырып арабыздан бик иртә киткән Фәнил Канәфиевичны дуслары шулай ел да хоккей уйнап искә ала. Быел ул ундүртенче тапкыр үткәрелде. Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Фәнил Гарәфиевны районда әле дә зур хөрмәт белән искә алуларын билгеләп үтте һәм уенчыларга уңышлар теләде. Турнирны оештыручы "Металл" заводлар төркеме җитәкчесе, әтисенең эшен дәвам итүче Фәнис Гарәфиев командаларга рәхмәт белдерде. «Бу турнир безнең гаилә өчен әтинең дуслары, хезмәттәшләре белән очраштыра торган кадерле, истәлекле вакыйга», – диде ул.

Уеннарны Казан шәһәренең "Ирек" мәчете имамы Тимур хәзрәт Камаев Коръән аятләре укып,Фәнил Канәфи улы рухына догалар белән башлап җибәрде.

Көне буе барган кызу уеннар финалда бер шайба аермасы белән генә (3:2) Арча командасының Кукмара ветераннарын җиңүе белән тәмамланды. Бронза Теләчедән килгән кунакларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International