Ел саен уздырылып килүче традицион көрәш ярышы быел да районыбызның иң көчле көрәшчеләрен җыйды
25 гыйнварда “Арча” спорткомплексында район башлыгы призына көрәш ярышы узды.
Ярышны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТРның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов, көрәш буенча югары категорияле судья Рифкать Җәләев, күп еллар район көрәш федерациясен җитәкләгән Ренат Алиев һәм “Арча” спорт мәктәбе директоры Фәнил Һидиятуллин катнашты.
“Районыбызның көрәшче егетләре елдан-ел зур уңышларга ирешә. Без сезнең белән горурланабыз. Зур рәхмәт сезгә”, – диде район башлыгы.
Марсель Таһиров бу спорт төренең республикада бүгенге торышы белән таныштырып үтте. Арчаның көчле районнар исемлегендә булуын әйтеп, район җитәкчелегенә, тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Көрәш бәйгеләрен уздыруга зур өлеш керткән “Игенче”, “Курса МТСы” хуҗалыклары, “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ярышларда аеруча актив булып, ярдәм итеп торучы көрәшчеләрнең әти-әниләре Рания һәм Алмаз Искәндәровлар, Гүзәл һәм Дамир Әһлиуллиннар, Рәмзия һәм Зөлфәт Ахуновларга да мактау сүзләре җиткерелде, Рәхмәт хатлары бирелде.
Көрәш иң җиңел үлчәүдән (60 кг) башлап, 130 килограммнан артык алыпбатырлар арасында төрле үлчәү категорияләрендә көне буе барды. Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә һәм призлы урын алган көрәшчеләргә медальләр һәм бүләкләр тапшырды. Барлык спортчыларга да матур көрәш күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Марсель Таһиров: “Катлаулы еллар булуга карамастан, көрәш үзенең принципларыннан китмәде. Ел дәвамында календарь буенча сигез, аннан тыш районнарда төрле дәрәҗәдәге 276 көрәш ярышлары узды. Быел да алар дәвам итә. Күптән түгел генә Татарстан беренчелеге үтте. Иң дәрәҗәле, елга нәтиҗә ясый торган көрәшебез, 3-15 февральдә Муса Җәлил турниры узачак. Аның географиясе киңәйтелде. Анда Арча көрәшчеләрен дә көтеп калабыз”.
Җиңүчеләр:
60 кг авырлыкта:
1 урын – Динарис Таҗетдинов
2 урын – Ирек Сафиуллин
3 урын – Рүзәл Фәйзрахманов
4 урын – Данис Галиҗанов
65 кг авырлыкта
1 урын – Салават Әхмәтгалиев
2 урын – Илдар Гобәйдуллин
3 урын – Денис Филиппов
4 урын – Камил Шиһабетдинов
70 кг авырлыкта:
1 урын - Райнур Фәйзрахманов
2 урын – Илнур Моратов
3 урын – Илназ Нуруллин
4 урын – Руслан Ларин
75 кг авырлыкта
1 урын – Рамил Хәкимҗанов
2 урын – Рәмис Галиев
3 урын – Илназ Шакирҗанов
4 урын – Илназ Гәрәев
80 кг авырлыкта:
1 урын – Ралиф Сәләхетдинов
2 урын – Даил Зиннәтуллин
3 урын – Ильяр Нәҗметдинов
4 урын – Илфар Вәлиев
85 кг авырлыкта:
1 урын – Динияр Моратов
2 урын – Рәис Галиев
3 урын – Дияз Галиәкбәров
4 урын – Наил Гафуров
90 кг авырлыкта:
1 урын – Инсаф Мөбарәкшин
2 урын – Дамир Әһлиуллин
3 урын – Фәнгиз Мәннанов
4 урын – Алмаз Фәйзрахманов
100 кг авырлыкта:
1 урын – Илшат Һидиятов
2 урын – Динар Гатауллин
3 урын – Рәдис Закиров
4 урын – Марат Һадиев
115 кг авырлыкта:
1 урын – Илшат Фазылҗанов
2 урын – Әнис Гарипов
3 урын – Әмир Вәлиәхмәтов
4 урын – Ринат Николаев
130 кг авырлыкта:
1 урын – Илнур Зәйнуллин
2 урын – Булат Хөсәенов
3 урын – Радил Шаһисламов
4 урын – Илназ Ровнейко
130 кг.нан югары авырлыкта:
1 урын – Альберт Ситдыйков
2 урын – Реваль Хәлиуллин
3 урын – Фаил Рәхимов
4 урын – Илнар Хәбибуллин