29 гыйнварда Яңасалага хисап җыелышына киттек. Юлдашларыма бу яклар белән бәйле кайбер истәлекләрне сөйләп бардым
...Мин редакциядә 1973 елның гыйнварыннан эшли башладым. Колхозларда хисап-сайлау җыелышлары башланган вакыт. Миңа Яңасала һәм Каенсар авылларын берләштергән Вахитов исемендәге колхозга барасы.
Җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мәгъсүм Габделхаков катнашасы. Ул минем авылдаш та әле. Аның машинасы белән юлга чыктык. Буранлы көн иде. Беренче көнне партком утырышы булды, колхоз рәисенең кем буласы күптән билгеләнеп куелса да, аны колхоз парткомы расларга (расламый кара!) тиеш. Мәгъсүм абый райком кандидатурасын тәкъдим итте, партком әгъзалары аны бердәм хуплады.
Җыелыш үзе икенче көнне буласы. Миңа әле Арчага кайткач та туган авылым Корайванга кадәр ун чакрым атлыйсы. Шуңа Яңасалада кунарга калдым. Бик әйбәт апага фатирга урнаштырдылар. Ире тракторы белән суга батып үлгән, шулар турында сөйләп алды. Илгизәр исемле малайлары белән шунда танышып калдым. Хәзер Арчада яши, очрашкалыйбыз.
Егет чак, кич клубка киттем. Урам тулы халык, керәшен хатыннары урам әйләнә, клуб эче тулы кеше, кайсы домино, бильярд уйный, кайсы карта суга. Уртача “температуралары“ югары, басып торырга урын юк.
Әлеге күренешләр бүген дә күз алдында тора. Иң музыкаль халык Яңасала белән Каенсарда яшәгәндер кебек тоела. Борынгы татар сүзләрен, сөйләмен дә керәшен татарлары саклап калган бит. Аларның җырлары, биюләре... Диннәре башка булса да, безнең кардәшләр алар. Дин дигәннән, Яңасалага Арча ягыннан кергәндә сул якта агач чиркәүләре узган гасырның җитмешенче елларында үз урынында тора иде әле. Район күләмендәге киңәшмәләрдә, төрле җыелышларда шул бинаны ник сүтмисез, дип, урындагы җитәкчеләрне күпме сүктеләр. Җавап бер иде – сүтәргә кеше таба алмыйбыз. Изге йортны сүтәргә районда кеше таба алмадылар. Ахыргы чиктә читтән килгәннәр белән “зур проблема“ хәл ителде.
Яңасаланың җыр, бию ансамбльләре район, республика күләмендә дан тотты, күп конкурсларда, төрле бәйгеләрдә җиңү яуладылар.
Ярар, сүз башы җыелыш иде бит. Клубта алма төшәрлек тә урын юк. Президиумга мине дә сайладылар. Мәгъсүм абый белән янәшә утырабыз. Партия оешмасы секретаре Мәгъсүм абый кандидатурасын тәкъдим иткәндә “политбюро әгъзасы“ дип ычкындырды. Ул чорда бу сүз бик еш кабатлана иде, шуңа буталгандыр инде. Мәгъсүм абый миңа төртә: “Кара, кара, болар нишлиләр?“ – ди.
...Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин үзе дә Яңасалада яши, әти нигезен бетермим, ди. Чабыш атлары асрый, алар өчен җан ата. Безнең төп бурыч – халыкка хезмәт итү, кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, ди. Авылларның киләчәге өчен борчыла.
Борчылырлык та шул. Ике авылда 174 хуҗалык исәпләнә, 15 йорт буш. Узган ел 4 кеше үлгән, 4 бала туган. Балалар бакчасында 4 бала. Заманында урта, аннан соң тугызъеллык мәктәп бүген башлангычка калган. Анда 5 бала белем ала. Алар укып чыгып китсәләр мәктәп буш кала. “Читтән килеп урнашып, аларның балалары булса гына инде“, – ди авыл җирлеге башлыгы. Мәктәп әле кайчан гына ныклап төзекләндерелде, мәйданы 1 мең квадрат метр чамасы. Ул спорт залы, ашханәсе, класслары менә дигән!
Тагын бер аянычлы хәл – заманында шау-гөр килеп торган клуб бүген ябык. Мөдир табып булмый, диләр. Клубның җыештыручы штатын да бетереп куйганнар. Тагын бер эш урыны юкка чыккан дигән сүз. Ике авылда эш яшендә 217 кеше бар. Шуларның 200ләбе читкә китеп эшли.
– Биш фермерыбыз бар, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Үз техникасы булган кешеләр кыш көннәрендә урамнарны кардан чистартуда ярдәм итә.
Үзара салым программасы гамәлгә кергәннән соң 6 млн сумнан артык бюджет акчасы өстәлгән. Урамнарны төзекләндерү дәвам итә. Ут, су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар юк. Медпункт эше җайга салынган, китапханә эшли.
“Нива“ ширкәте пай җирләре өчен вакытында түләп бара.
Җыелышта прокуратура, ветеринария, банк, урман хуҗалыгы вәкилләре чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов узган ел районда башкарылган эшләр, 2025 елга планнар белән таныштырды.