Шушы араларда Иске Чүриледән Рифкать Вәлишин белән күрешү насыйп булды. Безнең чакыру буенча редакциягә килде ул
Бервакыт әтисе Шәүкәт Вәлишин белән улы турында сөйләшеп киткән идек. “Безнең малай махсус хәрби операция барган зонада бит”, – дигән иде ул баласы өчен борчылу катыш горурлану белән.
Рифкатьне күрүгә соклануымны яшерә алмадым. Төз гәүдәле, ягымлы, ачык йөзле, итагатьле, аз сүзле, саф татар телендә сөйләшә, кирәклесен генә аңлаешлы һәм үтемле итеп әйтә... Тагын бик күп мактау сүзләре белән башларга булыр иде бу язманы.
Ташкичү авылында туган ул. 1986 елгы. Гаиләдә өч бала. Иң олысы Рифкать. Энесе белән сеңлесе дә бар. Малайга өч яшь вакытта гаилә Иске Чүриле авылына күчеп килә. Әтисе Шәүкәт Вәлишин Иске Чүриле мәктәбендә физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләреннән укыта башлый, әнисе Илсөя ханым шәфкать туташы булып урнаша, соңыннан балалар бакчасында җитәкче булып эшли.
– 1993 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Ул вакытта мәктәптә татар теле сыйныфын ачтылар. Мин шунда эләктем. Шуңа әле дә сөенәм. Татар телен бик яраттым. Балалар белән дә өйдә татарча гына сөйләшәбез, – диде Рифкать Вәлишин. – Мәктәп елларыннан ук спорт белән шөгыльләнә башладым. Бигрәк тә көрәшне үз иттем. Арчада узган спорт ярышларында призлы урыннарны яулый идем. Республика ярышларында да уңышларым күп булды.
Аннан әтисе кебек матур җырлый, баянда да уйный ул. Мәктәптә, авыл клубында үткән музыкаль чараларда актив катнаша. Баянда, хәзерге вакытта гитарада уйнарга үзлегеннән өйрәнә.
– Безнең Ташкичүдәге әби җырга оста булган. Кунакка килгәндә безгә тәмле ризык-лар әзерли. Җырлый-җырлый пешергәнгәме, алар миңа аеруча тәмле тоела иде. Нәкъ менә шул беренче чиратта җырга кызыксыну уяткандыр, дип уйлыйм, – диде Рифкать. – Аннан әти дә җырлый, баянда уйный. Бик музыкаль. Чын сәхнә кешесе. Авыл мәдәният йортында, хәзерге вакытта Чулпан авылы клубында эшли ул. Әни дә аңа кушылып җырлый, хәтта кичәләрдә дә бергә сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Өйдә дә әти баянын тартып, җырлап җибәрә, аңа мин дә кушыла идем. Сәләт, бәлки, әтидән дә килгәндер.
Егет мәктәпне тәмам-лаганнан соң татар дәүләт гуманитар педагогика универ-ситетының физкультура факультетына укырга керә. Көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Туризм белән дә кызыксына башлый.
– Тулай торакта яшәдем. Хәзер танылган җырчы Илназ Бах белән бер курста укыдык без. Аның белән бергә җырлашып утырган вакытлар әле дә истә, – дип искә алды Рифкать студент елларын.
Кулына диплом алганнан соң, ул эчке эшләр бүлегенә эшкә керә. Физкультура белеме булгач, дүрт куллап алалар егетне. Ничек физкультура укытучысы булырга хыялланып, андый өлкәне сайлаган?
– Күп дуслар милициягә, хәзер полиция, эшкә урнашты. Алар белән аралашып тора идек. Университетны тәмамлаганнан соң үз яннарына эшкә чакырдылар. Аннан детектив китаплар укырга яраттым мин. Үземнең дә тикшерүче булу теләге туа иде, – диде шул сорауга җавап итеп. – Шундый мөмкинлек булганда, кулдан ычкындырасы килмәде. Һәм гомер буе үкенмәдем дә. Күңел биреп, яратып эшләдем.
2018 елда Рифкать Вәлишин Росгвардия сафларына күчә. Физик әзерлекле булу монда инде аеруча кирәк. Полициядә ул җинаятьчеләр белән эш итсә, росгвардиячеләрнең бурычы Ватанны, Конституцияне саклау, аны бозарга теләүчеләрне контрольдә тоту була.
2022 елның февралендә махсус хәрби операция башланып китә. Росгвардиячеләрнең беренчел бурычы Ватанны саклау буларак, Рифкать беренче көннәреннән үк, 2022 елның февралендә махсус хәрби операция зонасына китә.
– Махсус хәрби операция башлангач, бергә хезмәт иткән егетләр барыбыз да шунда китәргә теләк белдердек, – диде Рифкать. – Хатыным Гөлфиягә бу хакта җиткергәч, авыр булса да, каршы дәшмәде. Хезмәтемне белгәч, ул мораль яктан аңа әзер иде инде. Миңа бик зур ярдәм итте. Аңа бик рәхмәтлемен.
Анда да ул үзен илнең чын патриоты итеп таныта, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” (“За отвагу”) медале белән бүләкләнә. Аны командировкага кайткан җиреннән Башкортстанның башкаласы Уфага барып ала. Тантаналы төстә күкрәгенә тагалар медальне.
– Минем бабам 17 яшьтән Казанда медицина мәктәбендә укыган җиреннән, аны ташлап, үз теләге белән Бөек Ватан сугышына киткән. Күп батырлыклар күрсәткән. “Кызыл Йолдыз” орденына лаек булган. Бабам минем өчен гомерем буе батырлык үрнәге булып тора. Аның белән чиксез горурланам. Патриотизм хисе дә бабамнан күчкәндер, дип уйлыйм, – диде Рифкать Вәлишин.
Росгвардиядә булгач, егерме ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелә икән. Рифкать тә яше җитеп, пенсиягә чыккан һәм туган ягына кайткан.
– Әгәр мобилизация була калып, чакырсалар, мобилизация була күрмәсен, махсус хәрби операция тәмамланып, егетләребез дә туган якларына әйләнеп кайтсын, дип телим, яңадан китәргә әзер. Һәр ир-егет Ватанны сакларга бурычлы, – диде ул. – Әмма әлегә Росгвардия сафына яшь егетләр килеп, махсус хәрби операция зонасына барырга теләк белдереп тора.
Рифкать Вәлишин гаиләсе белән Казанда яши. Хатыны укытучы. Ике балалары үсеп килә. Нәфисәгә тугыз яшь. Татарча бик матур сөйләшә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли, сәхнәдән чыгышлар ясый, җырлый да. Анысы бабасыннан килгән сәләт. Авылга кайтканда, аның белән клубка барып, сәхнәдән дә чыгыш ясарга ярата Нәфисә. Музыка мәктәбенә вокал, бию сыйныфларына йөри.
Ә кечкенә кызлары Ясминәгә әле ике генә яшь. Шуңа карамастан апасына кушылып, ул җырлаганда биергә тырыша.
Рифкат Вәлишинның әле дәртле, дөрләп торган чагы. Пенсиядә дә өйдә тик ятарга җыенмый ул. Планнары зурдан. Авылга кайтып йорт төзергә, шунда яшәргә уйлый.
– Нәрсә белән шөгыльләнәсемне әлегә белмим. Бәлки, укытырга керермен. Шофер булып та эшли алам. Кечкенәдән техника белән кызыксынам. Велосипедлар, мотоцикллар сүтеп җыярга яратам. Техниканың бөтенесен беләм, аңлыйм, – диде ул киләчәккә планнары белән бүлешеп. – Агач эшен дә беләм. Өйдә бөтен эшләрне – түшәм ясау, идән җәю, мебель җыю һәм башкалар – үзем башкарам. Бабай безнең кул остасы иде. Агач эше остасы. Кечкенә вакытта аның инструментлары белән эшләргә ярата идем. Бабайның төшке ашка кереп киткәнен генә көтеп торам да, шулар торган җиргә йөгереп барып нидер ясыйм. Ул: “Тагын минем инструментларга тигән инде”, – дип ачуланып йөри башлый иде. Өйрәнгәнем үзем өчен булды.
Ә җыр аның өчен хобби. Буш вакыты булдымы, кулына гитарасын ала да җырлый башлый. Саф татар телендә. Аңа кызы Нәфисә дә кушыла. Авылга кайтса, әтисе белән әнисе дә читтә калмый. Әнә шундый бердәм, тырыш, музыкаль гаиләдә үскән Рифкать бу гамәлләрне үз гаиләсендә дә дәвам итә.