Район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы арасында яңа өч яклы килешү төзелде
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов үзенең чыгышын РФ Президенты В. Путин сүзләре белән башлады: “Хезмәт кешесенә хөрмәт, социаль хезмәттәшлек, икътисади бердәмлек – Россия Конституциясенә язылган әһәмиятле кагыйдәләр. Бу кагыйдәләр һәр хезмәт коллективында үтәлергә тиеш. Ә моның өчен хөкүмәт, профсоюзлар, эш бирүчеләр чын партнерлар кебек бергә хезмәттәшлек итәргә тиеш”.
Г.Курсави исемендәге лицейда үткән киңәшмәдә сүз нәкъ менә шул турыда барды. Киңәшмәгә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре җыелды. Район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы арасында төзелгән килешүнең үтәлешен карадылар.
Иң башта район профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовның, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов-ның чыгышлары тыңланды.
Район мәгариф профсоюз оешмасында 1916 кеше һәм 49 башлангыч профсоюз оешмасы исәпләнә. Көнгә 10-12 кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Педагогик стаж белән бәйле мәсьәләләрне дә суд ярдәмендә хәл итәргә туры килә.
“Соңгы елларда педагог-ларның һәм башка мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы даими рәвештә артты. Хезмәткә түләүнең минималь күләменең үсүе – бу сизелерлек җиңү булды, – дип сөйләде профсоюз лидеры. – 2019 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме 11280 сум булса, 2025 елның 1 гыйнварында ул 22440 сум тәшкил итте”.
Яшь белгечләргә ай саен өстәмә 2510 сум түләнә. Авыл укытучылары коммуналь ташламалардан файдалана. Санаторий-курорт юлламаларына ташламалар, Татарстан санаторийларына 25000 сумлык сертификатлар, автобуслар, теплоходларда төрле шәһәрләргә сәяхәткә чыгып китүләр, диңгез буенда ял итүләр, концерт-театрларга йөрүләр, яңа елга бүләкләр алулар һ.б. – саный китсәң профсоюз әгъзаларына күрсәтелгән хезмәтләр күп. Кайберләрендә үзем дә катнаштым, профсоюз әгъзаларының ничек итеп ял итүләрен, сәламәтлекләрен ныгытуларын үз күзләрем белән күрдем, шаһит булдым. Алар белән автобуста Мамадышка барып кайттык, күптән түгел Казанда кичке шәһәрне карап, Пирамида үзәгендә милләтебезнең асыл кызы Сәидә Мөхәммәтҗанова концертын карадык.
Ничек итеп “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында әледән-әле спорт ярышларында катнашуларын да күреп һәм язып торабыз. Алар уку елы дәверендә 11 төрле спорт ярышында катнашалар. Йөгерү, чаңгы, йөзү, шахмат, теннис, ату һ.б. “Арча районы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү буенча 1нче урында. Монда сезнең белән безнең дә өлеш зур, – дип сөйләде Вакыйф Вагыйзович. – Татарстан Рсепубликасы Идел буе Федераль округта 1нче, илебездә – 4нче урында”. Узган уку елының иң яхшы спортчылары да атап үтелде һәм бүләкләр тапшырылды. Алар: Арчаның 11нче балалар бакчасы физик тәрбия инструкторы Гүзәл Җамалиева, Яңа Кишет мәктәбенең физкультура укытучысы Рәдис Сәйфетдинов.
Уңай күренешләр күп. Алга таба профсоюз лидеры авыл җирендәге мәктәп директорларының, балалар бакчалары мөдирләренең хезмәт хаклары түбән булуын борчылып әйтте. Пешекчеләрнең, үзәкләштерелгән бухгалтерия белгечләренең дә хезмәт хакларын күтәрәсе иде.
Вакыйф Харисов башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренә, хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен яклап, бергә тырышып эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте.
– Мәгарифкә район бюджетының төп өлеше тотыла, – дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. – 2024 елда ул 1млрд 404млн 820 мең сумнан артып китте. Республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан мәгариф система-сының инфраструктура үсешенә зур игътибар бирелә. Узган ел Арчаның 5нче гимназиясе һәм Арчаның 1нче балалар бакчасы, җиһазлары яңартылып, ныклап төзекләндерелде. Курса-Почмак балалар бакчасы тулысынча төзекләндерелде. “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Иске Кырлай һәм Хәсәншәех мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре – фән бүлмәләре ремонтланды.
Яңа уку елында район мәктәпләренә 16 яшь белгеч эшкә килә. Әмма физика, математика, химия, башлангыч класс укытучылары кирәк әле. 2024 елның сентябреннән 6 мәктәптә психо-педагогия класслары, 8 мәктәптә аграр юнәлештәге класслар, Г.Курсави исемендәге лицейда инженер классы ачыла. Балаларны 36 маршрутта 24 мәктәп автобусы йөртә.
Рамил Мөхәмәдияров мәктәпләрнең бердәм дәүләт имтиханнарын нәтиҗәле бирдерү өчен югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү буенча килешүләр төзүләрен әйтеп үтте. Олимпиадалар, конкурслар – бар да балаларның белемен күтәрү максатыннан эшләнә.
– Мәгариф системасының төп күрсәткече – белем сыйфаты, – дип ассызыклап үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Инфраструктураларның, стандарт, технологияләрнең үзгәрүе – барысы да укучы балаларның белемен күтәрү юнәлешендә эшләнергә тиеш. Район җитәк-челеге сәләтле балаларны, педагогларны, заманча белем бирү мохитен тудыру буенча яңа технологияләр кулланган учреждениеләрне һәрвакытта да хуплады һәм хуплаячак.
Алга таба яңа өч яклы килешү төзелде. Мәгариф, профсоюз тормышында актив катнашкан, төрле конкурс, ярышларда җиңгән, призлы урыннар алган профсоюз әгъзалары бүләкләнде.