26 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге гуманитар колоннаны ерак юлга озатып калдык
Арчада Ватанны саклаучылар елы әнә шулай зур, тирән мәгънәгә ия булган, патриотик рухтагы чара белән башланып китте.
Ул көнне шәһәрнең үзәк мәйданында тугыз машинадан торган колоннаны озату өчен бик күп кеше килде. Халыкның шулай дәррәү кубып, бердәм булып гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашуы, аннан хәерле юл теләп озатып калуы күңелләрне нечкәртерлек күренеш.
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар колонна китәсе билгеле булуга, районның бөтен халкы – олысы, кечесе, баласы-чагасы, бөтен оешмалар, учреждение, предприятиеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, кибетләр, шәхси эшмәкәрләр, мәдәният йортлары, китапханәләр, пенсионерлар һәм ветераннар оешмалары (аерым исемләп әйтү дөрес булмас, чөнки аларны санап бетереп кенә булмый, ә әйтелми калганнарының күңеленә тиюе бар) – барысы да көнне төнгә ялгап эшләде.
Бу беренче тапкыр гына түгел, район халкы хәрбиләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтү, ярдәм җыюда актив катнаша, кулга-кул тотынып эшли, барысын да күңел җылысын биреп башкара. Монысында аеруча нык тырыштылар, рәхмәт барысына да.
– Ул машиналарны төяп бетерергә дә кирәк иде. Әмма борчылуыбыз юкка булган, үзебезнең “Мы вместе, Арск” төркемендә язу җитте, машиналарны төяргә өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да килде. Иллеләп кеше булгандыр. Аның кадәр кеше күргән юк иде. Кызлар белән шатлыктан елап карап тордык. Караңгыда да туктамадылар, эш бетмичә таралмадылар. Рәхмәт олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел халыкка, – диде волонтер Алина Латипова.
Гуманитар колоннаны озату күңелләрне тетрәндерерлек, патриотик рухтагы зур бер чарага әверелде. Ветеран хәрбиләр, махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан егетләр дә килгән иде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
– 2025 ел илебез Президенты тарафыннан “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан ителде. 9 гыйнвар көнне без, җирлек башлыклары, агрофирма, предприятие, оешма җитәкчеләре, волонтерлар – барыбыз бергә җыелып, елны ничек башлау турында киңәштек. Без анда районда Ватанны саклаучылар елын махсус хәрби операциядәге якташларыбызга җибәрү өчен гуманитар колонна туплап озату белән ачарга килештек. Ул бик зур хәрәкәткә әверелеп китте, – диде Илшат Нуриев үзенең чыгышында. – Гуманитар колонна туплауда өлеше кергән һәркемгә мин үземнең зур рәхмәтләремне җиткерәм. Әлбәттә, безнең моңа кадәр дә җибәрелгән ярдәмебез дә зур күләмдә. Әмма мондый хәрәкәтнең районыбызда булганы юк иде. Бүген 7-8 юнәлештә тугыз машина чыгып китәчәк. Безнең бик зур суммада акчалар җыелды. Акчадан бигрәк, халыкның һәр авылда, һәр җирлектә, мәдәният йорты, китапханәләрдә маскировка өчен челтәрләр үрүе, окоп шәмнәре ясаулары, мәктәп балаларының укытучылар, әти-әниләре, шәхси предприятиеләр белән берләшеп төрле ризыклар әзерләве – болар барысы да бик кыйммәтле һәм бик кирәкле. Ул безнең халкыбызның нинди дәрәҗәдә берләшкәнлеген күрсәтә. Мондый халыкны, мондый бердәм булган кешеләрне беркем дә җиңә алмый. Шуңа җиңү безнең якта булыр, Аллаһы боерса. Без бүген азык-төлек, җылы киемнәр, башка кирәк-яраклардан тыш егетләребезгә шактый күләмдә дрон детекторлары, радиоэлектрон саклану комплекслары, башка төрле әйберләр сатып алдык.
Алар барысы да егетләребезнең исән-сау кайтуларына бер сәбәп булсын иде. Чөнки бүгенге көндә алар без, балаларыбыз тыныч йокласын, рәхәтләнеп матур яши алсын өчен үзләренең тормышларын да кызганмыйча алгы сызыкта салкын окопларда. Сезнең монда килүегез, сезнең ярдәмегез егетләргә бик мөһим. Аннан өч машина да алып барабыз. “ГАЗ-66”, “Шевроле –Нива” һәм “УАЗ”. Аларның берсе бер, икенчесе икенче батальонга, өченчесе аерым егетләрнең үзләренә дип әзерләнде. Исән-сау барып җитеп, барысын да тапшырырбыз, дип ышандырам. Кызганыч, һәлак булган егетләребез дә бар. Гаиләләре генә түгел, безнең өчен дә зур югалту, кайгы ул. Гаиләләре өчен кулдан килгәнчә барысын да эшләрбез, ярдәмебездән ташламабыз. Ә исәннәрнең җиңү яулап кайтуларын телибез. Ярдәмегез, бу чарага килгәнегез өчен барыгызга да тагын бер кат зур рәхмәт.
Гуманитар колоннаны озату тантанасында махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр дә бар иде. Шуларның берсе Орнашбаш авылы егете Раят Усманов. Ул Донецк юнәлешендә хәзерге вакытта хезмәт иткән егетләр, командирлары исеменнән зур ярдәмнәре өчен район халкына, беренче көненнән башлап һәрчак элемтәдә булган, ярдәм итеп торган район башлыгы Илшат Нуриевка олы рәхмәтен белдерде. Арча кызы Әминә Йосыпова йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне кузгатырлык итеп шигырь сөйләде. “Хезмәт ит, солдат, шартлаулардан курыкма һәм җиңү яулап кайт. Кыюлык өчен кулымны учыңа ал һәм ул сиңа талисман кебек булсын”, дип Раят абыйсын кулыннан алды. Бу сүзләр һәр солдатка кагыла. Ару-талуны белмәс волонтерыбыз Алсу һәм Диас Нуриәхмәтовлар башкарган җыр да сезне җиңүгә өндәсен, туган яклардан кайнар сәламнәребез булып барып ирешсен. Туган ил нәрсәдән башлана? Туган яктан, туган туфрактан, туган йорттан, әти-әни кочагыннан. Һәм алар барысы да сезне түземсезлек белән көтә.
Дога укып башлаган эш хәерле була. Гуманитар колоннаны Надир хәзрәт Гатауллин Коръән аятьләре укып озатты, изге теләкләрен юллады.
Р.S. Изге ният белән башкарган эш һәрвакыт уңышлы була. Озакламый егетләребездән әти-әниләре, хатыннарына бөтен район халкына рәхмәт сүзләре белән хәбәрләр дә килә башлады. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе туплаган ярдәм дә тиешле урынга тапшырылган инде. Җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр. Без сезне түземсезлек белән көтәбез.