Котлау

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән чын күңелдән котлыйм.
Халыклар бердәмлеге көне, тарихи хатирәне яңартып, бердәм булганда гына җиребезне саклап калырга һәм социаль гаделлек, суверен демократия принцибына нигезләнгән федератив дәүләт төзергә мөмкин икәнлеген илебез гражданнарының тагын бер тапкыр исләренә төшерә. Әлеге бәйрәм халыклар бердәмлегенең киләчәк үсешен, үзара мөнәсәбәтләрне, ныклы икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне урнаштыруга ярдәм итә. Районыбыз төрле милләтләр өчен туган йортына әйләнде. Без, төрле милләт кешеләренең гореф–гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итеп, дус, тату һәм нык гаилә булып яшибез. Бүген бу — һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык — илебез бөеклеге һәм куәте.
6 ноябрьдә әһәмиятле бәйрәм, республиканың Төп Законы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Конституция принципларын кулланып, Татарстан икътисади үсеш, халык тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы алга бара. Киләчәктә дә республикабызның үзе сайлаган юлдан нык һәм ышанычлы атлап барачагына һәм яңа үрләргә, яңа тормыш дәрәҗәсенә ирешәчәгенә ышанам, чөнки бездә моның өчен иң мөһим әйбер — күпмилләтле дус, тырыш халык, белемле яшьләр, бөтен эшләр-не дә башкара алырлык хезмәт сөючән кешеләр бар. 
Хөрмәтле райондашлар! Сезне илнең һәм республикабызның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән чын күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм тынычлык телим.
Арча муниципаль район башлыгы А.Ә. Назиров
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International