Көне дә матур, чаңгы юлы да, шууы да шәп булды!

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Үткән шимбәдә “Россия чаңгы юлы – 2025” массакүләм чара булды. Ярышта 400дән артык кеше катнашты

Арчаның тернәкләндерү үзәгеннән дә балалар килде. Район башлыгы Илшат Нуриев чаңгы бәйрәме белән котлап, уңышлар теләде, чаңгы шуарга, сәламәтлекне ныгытырга өндәде.

Кич белән Арча стадионына төшсәң, чаж-чож чаңгы шуган тавышлар ишетелеп тора. “Арча“ спорт мәктәбенең тренеры Азамат Идиятуллин белән секциягә йөргән балалар чаңгы шуа. Тренажерларда да шөгыльләнә алар. “Россия чаңгы юлы – 2025” массакүләм чаңгы шуу чарасында да Азамат егетләре һәм кызлары аерылып торды. Күрче ул Әскәр белән Әмир Сәйфетдиновларны! Ул озын буй, заманча махсус чаңгычы киемнәре, кыйммәтле чаңгылар, иң мөһиме – җитезлек! Аларга карап, әле генә старт бирелде ләбаса, кай арада.., финишка лачындай очып килеп тә керделәр, дип сокланды халык. Әскәр Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәптә 8 сыйныфта, Әмир 11 сыйныфта укый. Алар спортның төрле төрендә үзләрен сынап караган, чаңгыны яратканнар. Чаңгы бәйрәменә гаилә белән килгәннәр – әниләре Альбина, әтиләре Рәдис, 3 яшьлек энекәшләре Арсен, бабайлары Равил. Әскәр 1нче спорт разрядын үтәгән. Шуны

раслаучы зачет кенәгәсен һәм значогын район башлыгы Илшат Нуриев шимбә көн үткән чаңгы бәйрәмендә, котлап, уңышлар теләп, Әскәргә тапшырды. Егетләрнең икесе дә үз яшьтәшләре арасында финишка беренче килделәр. Молодцы!

Чаңгы шуу бәйрәмендә тагын бер гаилә – Бәйрәмовлар безнең игътибарны җәлеп итте. Энҗе белән Наил Бәйрәмовлар балалары белән (өчәү) мәш килделәр. Киендерәләр, чаңгыларын киертәләр, старттан озаталар, каршы алалар... Балалары – Сөләйман 1нче сыйныфта, Лиана – 3 сыйныфта, Сафия 5нче сыйныфта укый. Арчаның 5нче гимназиясендә. Сөләйман белән олысы Сафия иптәшләре арасында 1нче урынны алдылар. Лиана – 2нче урында. Афәрин дими ни дисең инде бу тырыш балаларга! Чаңгы секциясенә йөриләр. Тренерлары – Азамат Идиятуллин. “Башта олы кыз Сафияне 2 сыйныфта укыганда чаңгы секциясенә стадионга алып төштек, – дип сөйли әтиләре Наил. – Чаңгы аңа бик ошады. Азрак үскәч, Лиана белән Сөләйман да кушылды. Шуарга яраталар”.

Арчаның 2нче мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы Альмир Дияров та финишка очып килеп керде. Карап торучылар тел шартлатты! Әнисе Гөлназ ханым йөгереп килеп каршы алды. Танып алдык, чаңгычылар нәселе Дияровлар бит бу! Әтиләре Илнар да ярышка килми калмый иде. Эштә булып калган. Афәрин, Альмир шәп финиш бирде! Әллә каян күренеп тора чын чаңгычы! Чаңгы шуарга бик яратам, ди. Аның апасы Алия һәм абыйсы Илназ да чаңгычылар! Без алар турында күп яздык. Бүген Алия Тәтештә МЧС көллиятендә укый. Илназ Ижевскида юстиция институтын тәмамлап, армиядә хезмәт итә.  Энеләре Альмир да кечкенәдән чаңгы шуа. Ярышларда катнашып, призлы урыннар алып тора. Тренеры Азамат Идиятуллин.  Уңышлар!

Барың бергә чаңгы ярышында “масстарт”та катнашучылар арасында тренер Азамат Идиятуллинга җитүче булмады. Соңыннан үзе белән сөйләштек. “Ярышлар бик күңелле, зур бәйрәм кебек бара, – дип сөйләде ул. – Мондый ярышларны ел саен үткәреп торабыз”.  Азамат чаңгы ярышының баш хөкемдары да. Ул Арчада бердәнбер чаңгы тренеры. “Чаңгы спорты белән елдан-ел күбрәк кызыксына башладылар, – ди. – Абыйлы-энеле, сеңелле балалар күп йөри. Бер-берсеннән үрнәк алып, чаңгы спортына тартылалар.  Безнең секциягә 25-30 бала йөри. Бүгенге ярышта 20 бала катнашты. Нәтиҗәләр яхшы. Ярышларда гел катнашып торабыз. Республика ярышларында 17-18 команда арасында иң югары команда нәтиҗәсе – 4нче урын. Чаңгы спортын күтәрү, шөгыльләнү өчен шартлар тудырудан башлап, районнан ярдәм кирәк. Бер кешегә алып баруы кыенрак шул”.

Авылларда чаңгы спорты дип янып йөрүчеләрнең тагын берсе – Иске Кырлай мәктәбендә физик тәрбия укытучысы Айрат Ситдыйков. “Ярышка 10 бала белән килдек, – дип сөйләде. – 5се призлы урыннар алды. 4нче сыйныфта укучы Самат Кәбиров һәм Саҗидә Сабирова 1нче урынны алды. 6 сыйныфтан Самира Сәфәргалиевада – 2нче урын, 8 сыйныфтан Мәдинә Гайсинада – 2нче урын,  Алидә Сафиуллина 3нче урынны алды. Карап торам, бүгенге ярышта арчалар көчле, безнең мәктәп янында шөгыльләнүне  мондагы чаңгы трассасында шөгыльләнү белән чагыштырып булмый инде! Молодцы, безнекеләр дә сынатмады!”

Арча стадионы шау-гөр килеп торды. Бакча баласыннан алып, өлкән яшьтәгеләр дә чаңгыда шуды. Сөбханалла, ветеран педагог Руфина Гәрәева да ярышта катнашты. Руфина ханымга тиздән 76 яшь тула. Исән-сау булып, “Хәрәкәттә–бәрәкәт!” дигән девиз белән яшәргә язсын!

Һәр чаңгы ярышында катнашучы ветеран чаңгычы Ягъфәр Шәмиевны бергәләп искә алдык, ул узган ел вафат булды. Ярышка ник Ленар Усманович килмәде икән  дип тә юксындылар. Арчаның 5нче гимназиясендә физик тәрбия укытучысы булып эшләгән ветеран Зөфәр Ильясов та чаңгы ярышында катнашмый калмый. Икенче булып финиш бирде. “Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакировның  артыннан җитеп булмады”, – диде ул елмаеп. Ә Васыйл Гапделбәрович оста чаңгычы!

 Арча балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр Айзирә Галләмова, Резедә Хәбибуллина, Гүзәл Җамалиева һәм Гөлназ Диярова – спорт җанлы хатын-кызлар. Профсоюз оешмасы оештырган төрле спорт ярышларында да алар катнашмый калмый. Йөгерү, чаңгы, волейбол... Барың бергәләп чабу ярышында (масстарт) Гүзәл Җамалива белән Резедә Хәбибуллина призлы урыннар алдылар. Гүзәл – 2нче, Резедә – 3нче. Арча педагогика көллиятеннән Зилә Сабирова беренче килде.

Иң мөһиме – чаңгы шуу бәйрәмендә катнашу! Уен-көлке сөйләшеп,  коймаклар белән кайнар чәй эчү, район башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм белән котлауларын, матур теләкләрен ишетү, бергәләп чаңгы шуу, ярышу! Чаңгы шууның файдасын табиблар сөйләп бетерә алмый. Шуабызмы чаңгы, шуабыз! Әллә йөрибез генәме?! Йөрибез дә! Киләсе очрашуларга кадәр!                                                                                                                                           

Руфина Гәрәева, ветеран педагог: “Йөгерәм, йөрим, чаңгыда шуам. 10 ел инде менә республиканың пенсионерлар ярышларында йөгерү буенча призлы урын алам.  Бүген чаңгы шуу бигрәк тә рәхәт булды. Көне дә әйбәт, чаңгы юлы да шәп!”.

Роза Хәйретдинова, Курса разъезды мәктәбе укытучысы: «Өченче елымны ярышта катнашам, – дип сөйләде. –  Быел чаңгыда 50+та чаптым. Кышын чаңгыда Арчаның шәрык өлешеннән стадионга килеп, ун әйләнә йөреп менәм. Профсоюз оештырган ярышларда да катнашам. Призлы урыннар алам».

 Роза ханым 50дән узган хатын-кызлар арасында беренче урынны алды. Аның артыннан Кәче мәктәбе укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина килде. Эльмира ханым да стадионда еш чаңгы шуа. Шуннан күңел күтәренкелеге, ләззәт алабыз, диләр. Алга таба да чаңгыда йөреп торырга язсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International