БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган.

БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый. Бу турыда кисәтүләр булып тора. Һәм һава һөҗүменә каршы оборона эшләү видеосын интернет киңлекләренә урнаштырмау мөһим. Бу аларның урнашу урыннарын ача һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.

Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез - аның турында 112 телефоны яки “Радар.НФ” кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә, мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә керәчәк.

Радар.НФ” сайтына күчү өчен сылтама: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118

Исегезгә төшерәбез, БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылганhttps://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International