Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән көрәш ярышында 2024 елгы көрәш сезонының рейтингы буенча беренче 5 урын алган районнар бүләкләнде.
Арча районы бу рейтингның 4нче баскычында. Шуның өчен район 210 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
14-15 февральдә Казанда Муса Җәлил истәлегенә узган көрәш турнирында безнең район командасы унынчы урынны алды. Шундый мәртәбәле бәйгедә беренче унлыкка керү әйбәт күрсәткеч.
Ә менә Динияр Моратов (85 кг.га кадәр) һәм Рәлиф Сәләхетдинов (80 г.га кадәр) үз авырлыкларында – икенче, Иске Иябаштан Салават Әхмәтгалиев өченче урыннарны яуладылар.
Динияр Урта Аты авылында туып-үскән, беренче тренеры Таһир Лотфуллин. Көрәш буенча ике тапкыр – дөнья, өч тапкыр – Россия, дүрт тапкыр Татарстан чемпионы! Хәзерге вакытта Арча педагогика көллиятендә 4нче курста укый.
Рәлиф Сәләхетдинов Иске Иябаш авылында туган. 6 сыйныфтан Арчаның 6 номерлы урта мәктәбендә укый. “Физкультура укытучым да, тренерым да Фәнил Һидиятуллин булды“, – ди ул. Хәзер спорт мәктәбендә Илшат Һидиятовта шөгыльләнә. Үз эшен булдырган, шәхси эшмәкәр.
62нче тапкыр үткә-релүче ярышта 40тан артык команда һәм 350дән артык көрәшче бил алышты.