Рәхмәт сезгә, ветераннар!

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр Арчада һәйкәл янына җыелдылар

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә төзелгән һәйкәл янына. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 36 ел булды. Кичә генә кебек иде, кай арада үткән бу гомер...

Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде. “Монда басып торган һәркем утлы әфган җирен үткән сугышчы, – дип сөйләде Илшат Нуриев. – Ватан алдында торган изге бурычны намус белән үтәгәнегез өчен, бүген дә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребезгә волонтерлык, гуманитар ярдәм иткәнегез, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә булышканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Кайберләрегез бүген дә СВО зонасына гуманитар ярдәм белән барып, егетләрнең хәлен белеп торасыз. Яңа гына бергә барып кайткан хезмәттәшегез, Әфганстан сугышын үткән Илнур Яруллинга сокланып кайттым. Белмәгән, кермәгән җире юк, һәр җирдә иптәшләре бар. Алар янына керә, сөйләшә, гозерләрен тыңлый һәм кайтып, безгә җиткерә. Быел Ватанны саклаучылар елы. Сез, әлбәттә, Ватанны саклаучылар! Районда бүгенге көндә исән ике Бөек Ватан сугышы ветераны, 128 тыл ветераны бар. Аларга сугыш беткәнгә 80 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре тапшырабыз. Әле менә яңа гына Корайваннан сезнең белән бергә хезмәт иткән мәрхүм иптәшегез Илдусның әнисе, тыл ветераны Сөембикә апа Гыйниятовага, хәлен белеп, юбилей медале тапшырып кайттык. Хөрмәтле ир-егетләребез, барыгызга да таза-сау булып, илне-көнне сөендереп яшәргә язсын. Рәхмәт сезгә, булганыгыз өчен!”.

Әфганстан сугышында Арча районыннан өч егет һәлак була. Алар Арча станциясеннән Марат Лотфуллин, Пүчинкә-Поник авылыннан Фәнис Бикбаев, Пөшәңгәрдән Васыйл Әһлиуллин. Сугышта һәм тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алар 60тан артып китте...

Әфганстан турында “Зәңгәр берет” җыры яңгырады. Йөрәккә тия торган җыр, көе дә, сүзләре дә...

Миңа ничек искә алмаска

Иптәшләрнең йөзләрен?..

Приказ бирелде, киттек...

Шундый халәттә ветераннар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар...

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов: “1989 елның 15 февралендә офицерларның һәм солдатларның соңгы колоннасы Әфганстан җиреннән чыкты, – дип сөйләде. – Ватан уллары ил алдындагы бурычларын лаеклы үтәделәр. Бүген дә сез, ветераннар, район, ил тормышында актив катнашасыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәсез, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә өлешегез бар. Татарстан Республикасының хәрби комиссары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Исән-сау булыгыз! Безнең арадан киткән иптәшләрне ихтирам белән искә алабыз...”.

“Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгышын мәрхүм әфганчыларның каберләрендә булып, гаиләләренә барып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр бирүләре турында сөйләүдән башлады. 1июльдә – сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көнендә зиратларга барып, мәрхүм иптәшләрен искә алалар.

Очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнәдән чыгышын Сергей Баһаветдинов экраннан фотолар күрсәтеп сөйләде.

Бик матур концерт булды. Һәркайсын яратып карадык. Берсен генә атап үтәм. Арча сәнгать мәктәбенең Альбина Фатыйхова җитәкчелегендәге “Бөркеткәйләр” җыр ансамбле бары тик малайлардан гына тора. Хәрби киемнәрдән патриотик җырлар җырлыйлар.

Безнең армия иң көчлесе,

Безнең армия иң куркусызы,

Безнең армия иң горуры...

Ветераннар дулкынланып тыңлады. Алар турында җырлыйлар лабаса!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International