“Бик матур итеп эшлисез“

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев курсалылар хезмәтенә әнә шундый бәя бирде. Мактарлык та шул үзләрен

Хисап җыелышында баш белгечләр үз тармаклары буенча яхшы анализ ясадылар.

Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина 2024 елдагы эшләргә хисап тоттылар, алда торган бурычларга тукталдылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Курса МТСы“ ширкәтенең район ирешкән уңышларга саллы өлеш кертүен билгеләп үтте, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Бу көнне бүләк алучылар күп иде. Озак еллар эшләп пенсиягә чыгучыларга бозаулар бүләк иттеләр.

2024 елда хуҗалык 61 млн сумлык табыш алган, рентабельлелек 40 процентка якын. Иң күп акча – 73 процент, терлекчелектән кергән. Сөт 123 млн сумлык сатылган, рентабельлелек 46,1 процент. Бер сыердан уртача 7817 килограмм сөт савылган, Урта Курса фермасында – 8320 килограмм.

– Алдынгы савымчыбыз Гөлнара Шәфигуллина көн саен хуҗалык кассасына 50 мең сумнан артык акча кертә, – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.

Хәзерге вакытта бер сыердан уртача 25 килограмм сөт савалар. Таналар белән эшләү яхшы куелган. Узган ел көтүгә 200 тана әзерләп кертелгән.

Якындагы елларда терлек-челектә зур үзгәрешләр көтелә. 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзи башлыйлар.

“Курса МТСы“ ширкәте – орлыкчылык хуҗалыгы, республика күләмендә дан тота. Узган ел 2 мең тонна симәнә ашлыгы сатканнар. Мондый хуҗалыкларга таләпләр дә югары, курсалар заман белән бергә атлый. Сортларны яңартып торалар, җитәкче киләчәктә сыек ашламалар белән эшләүгә күчәбез, ди.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина үзенең чыгышында куанычлы саннар да китерде. Урта Курса тугызъеллык мәктәбендә укучылар саны кайбер урта мктәпләрнекеннән күбрәк. Балалар бакчасы да тулы. Халык рәхәтләнеп терлек асрый, бер хуҗалыкка уртача 3 баш мөгезле эре терлек туры килә. Сөтнең бәясе хәзер 40 сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International