Сагынып гомер үтте

2013 елның 8 ноябре, җомга
Сагынып гомер үтте
“Без бик бай яшибез, Аллага шөкер”,—диде озата чыкканда Мәсхүдә Хәкимова. “Нинди бай булыйк инде без, әни”,—дип бүлдерде аны кызы Роза ханым. “Әнә онны, шикәр комын капчыгы белән алып кайтып куйдың. Бу зур байлык инде, кызым”. Тыл ветеранының бу сүзләреннән күзгә яшьләр килде. Мәсхүдә апаның бер капчык онны олы байлыкка санавына аптырарлык түгел. Бер телем булса да ипи ашарга тилмереп яшәгән сугыш чоры баласы ул.
—Дөньяның иң газаплы чорында яшәдем. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрдек. Апа да, мин дә укытучылар булгач, ике килограмм ипи бирәләр. Шуны атна буена җиткерергә кирәк. Әни вак–вак кисәкләргә бүлеп куя иде. Кече телгә дә йокмый инде ул, кая тамак туйдырсын,—дип искә төшерә Мәсхүдә апа ул елларны.
1936 елгы ачлыкны да башыннан кичергән ул. Әнисе Сөрдедә оста тегүче булган. 20 тиенгә күлмәк тегеп, бераз акча җыеп ирен Казанга җибәрә торган була. Тегесе 2–3 көн торып, бер капчык ипи алып кайта. Әле аны да күпсенгәннәр. Сез байлар, дип, үзләренең кодалары ук 60 пот ашлыкларын алып чыгып киткән. Мәсхүдә үзе 12 яшеннән көлтә бәйләргә йөргән. 1941 елны 7 сыйныф тәмамлаган кызларны окоп казырга җибәр-гәннәр. Тик Арчадан: “Без курчак уйнарга кызлар җыймыйбыз”,—дип куып кайтарганнар үзләрен. Яңа Кенәрдә ике ел укыганнан соң, приказ белән кызларны Казан педагогия училищесына укырга, егетләрне армиягә алганнар.
1944 елны Кызылъярга укытырга кайта кыз. “Укытучыларга да көн булмады ул вакытта. Иртәнге 4тә: “Комсомолка, тор, ат күтәрергә я төнге сменага”,—дип тәрәзә шакыйлар иде. Ул заем кампанияләре, йомырка, сөт, ит җыюлар...тәмам үзәккә үтте”,—ди Мәсхүдә Хәкимова. Укытучылар сугыштан кайткач, аны Яңа Иябашка, соңрак Яңа Кырлайга билгелиләр. Шунда Яңа Иябаш егете Мөхәммәтвәлигә кияүгә чыга.
—Сугыштан кайткан егет. Разведчик. Әсирлеккә төшкән. Америка гаскәр-ләре коткарып, Швейца-риягә озаткан әсирләр арасында ул да булган. Шунда эшләгән, калырга да тәкъдим ясаганнар. Кая ул, авылга кайтырга кирәк. Кайткан, халык үзен колхоз рәисе итеп куйган. Тик озакламый үзенең кулга алынучылар исемлегендә иң беренче булып торганын күреп алган. Тиз генә җыенып, Магнитогорскига чыгып китәргә мәҗбүр булдык,—ди Мәсхүдә апа.
12 ел яши анда гаилә. 4 балалары (берсе кечкенә вакытта, берсе быел вафат) туган. Русча сөйләшә белмәгәнлектән икмәк заводында йөк төяүче булып эшләргә мәҗбүр була яшь хатын. Өстәвенә, ире авырып вафат була.
—Гаяз абыең—минем икенче ирем. Кызылъярныкы. Хәбәрләшеп, хат аша аралашып табыштык, кавыштык,—ди Мәсхүдә Хәкимова.—Быел аңа 90 яшь була. 38 ел Бохарада яшәдек. 2003 елда улыбыз Рәис артыннан Арчага күчеп кайттык.
Гаяз Нигъмәтҗанов 18 яше тулыр–тулмас сугышка китә һәм иң кайнар нокталарның берсе — Сталинградка эләгә. “Ике атна буе кар өстендә ятканнар, Сталинградны саклаганнар алар. Бар да яшьләр. Кулларында винтовка белән граната. Ашарларына сохари һәм... спирт. Сохарины шуңа маналар да ашыйлар икән. Тик Гаяз спирт кулланмаган, каткан ипи генә кимергән. Аннан өстерәп чыгарганнар үзләрен. Күбесе өшеп үлгән. Исән-нәрен госпитальга озатканнар. Гаяз абый шунда гына аңына килгән. “Күп булса 2 ел гомерең бар”,—дигәннәр аңа табиблар. Гомере бетмәгән булган, күрәсең. Аякка баскан, үз теләге белән яңадан фронтка киткән. Тик бу юлы аны Мәскәүдән ары җибәрмәгәннәр. Ә сугыштан соң, табиблар кушуы буенча, җылы якка—Бохарага киткән һәм шунда төпләнеп тә калган.
—Минем әти өч сугышта—сәнәкчеләр, беренче, икенче Бөтендөнья сугышлары—булган. Соңгысына киткәндә 50 яше туларга берничә көн калган. Польшага кадәр барып җиткән. Шунда Рәйсә апамны очраткан. Татарча җырлый–җырлый чишмәдән су алучы бер кыз белән сөйләшеп киткән, үз кызының да сугышта булуын әйткән. Әлеге кыз аларны очраштырган. 1945 елны икесе бер көнне фронттан кайтып төштеләр,—ди Мәсхүдә апа.
Гаяз абый белән Мәсхүдә апа хәзер Арчада Гагарин урамында кызлары Роза тәрбиясендә кадер–хөрмәттә яши. Сугыш ветераны буларак, Гаяз Нигъмәтҗановка фатир да биргәннәр. Бүгенге рәхәт тормышның һәр мизгеленә сөенеп яши алар. Күңелендәге уй–хисләрен Мәсхүдә апа шигырь юлларына тезеп бара. Аларның күбесе туган якка мәхәббәт, сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган.
Үземнеке язмыш,
кешенеке ялгыш, диләр,
Ялгышулар бездә
җитәрлек.
Яшьлектәге булган
хаталарга,
Бер уйласаң, исең китәр-лек, — дип яза ул үзенең соңгы шигырьләренең берсендә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International