Балалар язмышы белән уйнамыйк

2013 елның 8 ноябре, җомга
Балалар язмышы белән уйнамыйк
Юл–транспорт һәлакәтләренең артуы һәм аларда бик еш балаларның да зыян күрүе йөрәкне әрнетә. Күптән түгел Арча белән Наласа арасында булган авариядә дә әле яши генә башлаган сабыйның дөнья белән саубуллашуы бөтен кешене тетрәндерде. Күңелсез хәл килеп чыккан очракта, без аны күрәчәккә сылтарга тырышабыз. Әмма төптәнрәк уйлап караганда, аны булдырмый калырга да мөмкин бит. Һәм ул бездән, өлкәннәрдән, тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, бу очракта да кызу тизлек белән барылмаса һәм куркынычсызлык каешы тагылса, мондый аяныч хәл килеп чыкмаган булыр иде.
Юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәр-ләре төрле чаралар үткәрә. Балалар иркенлеккә чыккан каникул көннәрендә моңа аеруча зур игътибар бирелә. Көзге каникуллар чорында “Игътибар— балалар” ун-көнлеге дә шуны күз алдында тотты. Бу көннәрдә юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар юлларда рейдлар оештырды. Шуларның берсендә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе өлкән инспекторы Рәдис Гарифуллин һәм инспектор Нияз Бариев белән берлектә без дә катнаштык һәм, ни кызганыч, кат–кат кабатлап торуга карамастан, юлда үзләрен ничек куркынычсыз тотарга кирәклеген аңларга тиешле ата–аналар тарафыннан шул бер үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына тап булдык.
Бу көнне генә Р.Гарифуллин һәм Н.Бариев тарафыннан 20 беркетмә төзелде. Шуларның 7се тизлекне арттырган (500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф каралган), 6сы коры көнне дә күренмәслек дәрәҗәдә пычрак номерлар белән йөргән (500 сум штраф) өчен. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утыручы да тоткарланды. Моның өчен аңа хәзер суд карары нигезендә 30000 сум штраф түләргә, машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга туры киләчәк. Ярый әле, юл автоинспекторлары тарафыннан тоткарланып калды, югыйсә, “кыюлыгы” өчен артык кыйммәт түләргә дә туры килүе бар иде. Шәһәр- нең Мичурин урамында бер юл–транспорт һәлакәте дә теркәлде. Гаеплегә ике машина арасында тиешле дистанция сакламаган өчен 1500 сум штраф салынды. Алдагы машинаны тиешсез урында узу очрагы да бар. Ашыккан ашка пешкән, дип белми генә әйтми өлкәннәр, моның өчен дә җәза “тешли” торган.
Махсус юлны аркылы чыгу өчен билгеләнгән урында җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары күп. Кеше тиешле урыннан куркыныч янамавына ышанып чыга. Тик кайбер җитезләр, җәяүлене санга сугарга теләмичә, аның яныннан җилдәй үтеп китә. Бу юлы да җәяүлегә юл бирмәгән бер өлгеренә 1500 сум штраф салынды. Куркынычсызлык каешы такмаучылар, балаларын йөртү өчен махсус җайланма кулланмаучылар, шу-ның нәтиҗәсендә аларны үзләре үк куркыныч астына куючылар да (3 очрак) очрады. “Аларга моның өчен 3000 сум штраф салына,— ди Рәдис Гарифуллин. — Балалар өчен махсус җайланма булмау да шул тирә тора. ЮХИДИ хезмәткәр-ләре туктаткан саен 3000 сум түләгәнче, бер җайланма алып куюы уңай түгелме соң? Шуны аңламауларына исең китәрлек”.
Балаларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтергә кирәклекне кабат кисәтә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары. Кагыйдәләрнең шул математика гамәлләре кебек үк кирәкле һәм мөһим булуын укытучылар гына түгел, беренче чиратта ата–аналар төшендерергә тиеш. Безнең өчен балаларыбыздан да газиз кеше юк, алар язмышы белән уйнамыйк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International