Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Йогышлы чирләргә бирешмә
2013 елның 8 ноябре, җомга
Йогышлы чирләргә бирешмә
Әңгәмәдәшебез — район хастаханәсенең балалар консультациясе мөдире Алсу Кузнецова.
— Алсу ханым, кышка таба барсак та көннәр җылы, юеш, инфекция-ләрнең үрчүенә бик уңайлы мохит. Салкын тиеп авырулар буенча районда хәл ничек тора?
— Әлегә грипп юк. Ә менә салкын тиеп авырулар ел әйләнәсендә күзәтелә. Чыннан да, бүген көн-нәрнең жылы, дымлы булуы йогышлы инфекция-ләрнең күпләп үрчүенә китерә. Авырый башлауга антибиотикка ябышмаска кирәк. Иң башта салкын тиеп авыруның төрен ачыкларга киңәш ителә, ягъни авыру вируслы инфекция белән чирлиме, әллә бактерияле беләнме. Ә диагнозны бары тик табиб кына билгели. Әгәр дә бала (олылар да) вирус белән зарарлана икән, басым ясап әйтәм, вирусны антибиотик бетерми, аның симптомнарын чамалауга (төчкерү, күзләр кызару, яшь агу һ.б.) кичекмәстән вируска каршы көрәшүче препаратлар кулланырга киңәш ителә, кабатлап әйтәм, һичшиксез, табибка барырга кирәк.
— Баланың башы азрак кайнар булса, котыбыз алына, температураны төшерә торган сироп эчертергә ашыгабыз...
— Ашыкмаска кирәк. Температура 37,5тән артып китсә генә аны төшерә торган препарат куллану зарури. Организм гадәттә, тән температурасын күтәреп, вируска, бактериягә каршы көрәшә.
— Бала авырып китсә, аптекадан сатып алынган витаминнар эчертергә тырышабыз.
— Витаминнарны бары тик табиб киңәше белән генә эчертергә кирәк. Салкын тиеп авырганда витаминнар зыян гына китерергә, ягъни вирус- ларны тукландырырга мөмкин.
— Халык медицинасы буенча киңәшләрегез.
— Гөлҗимеш, мүк җиләге, сырганакны элек–электән кулланганнар һәм файдасын күргәннәр. Бүген дә бу җимешләрдән файдаланырга киңәш итәм. Гөлҗимешне кичтән термоска салып куйсаң, икенче көнне эчәргә витаминлы эчемлек әзер була. Мүк җиләген, сырганакны сытып, җылымса су белән морс ясасаң файдалы. Суган, сарымсакның файдасы турында һәркайсыбыз белә, аларны өстәлгә, карават янына турап куйсаң да ярый. Аяк киеме коры булсын, һава торышына карап баланы киендерергә кирәк. Көчкә кыймылдап йөрерлек булмасын, авызын шарф белән томаламаска. Бүлмә-ләрне һәрдаим җилләтергә.
— Гриппның кеше организмы өчен куркыныч икәнен белеп торабыз, әмма вакцина ясатырга омтылмыйбыз.
— Быел районга балаларга “Гриппол +” дигән әйбәт вакцина кайтты. Иң башта үземә ясатып карадым. Кайткан вакцинаны бакча, мәктәп балаларына ата–аналар ризалыгы белән тулысынча ясап бетердек. Гриппка каршы вакцинага халыкта тискәре караш яши. Матбугат, телевидение аша да күбрәк начар нәтиҗәләр турында гына сөйлиләр. Ә нишләп аның яхшы ягын да күрсәтмәскә. Грипп вирусы белән катлауланып киткән үпкә ялкынсынуыннан үлем белән тәмамланган очраклар җитди уйландырсын иде. Грипптан вакцина ясатсаң, грипп белән авырган очракта да авыру хәле катлауланмаячак. Вакцина дөнья цивилизациясе уйлап тапкан казаныш.
— Иммунитеты нык кешенең чирләргә биреш-мәвен беләбез. Ә ничек нык булырга?
— Хәрәкәт, саф һава, дөрес туклану. Бездә бала һава күрми. Бакчага машина белән бара–кайта. Зурраклар компьютер каршында. Бакчага йөри торган балага гади, арзанлы сандал, киҗе мамык колготкилар кидерергә кирәк. Кибет ризыгына салынмаска. Йорт шартларында эшләнгән эремчек, үзебезнең җирлектә үскән җиләк–җимеш, яшелчә-ләр, өйдә пешкән ботка, ашлар белән тукланырга — бернинди дә йогуртлар, чит ил жиләк–жимеше кирәкми.
— Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз