17 яшьлек егет һәлакәт булган урында үлә

2013 елның 8 ноябре, җомга
17 яшьлек егет һәлакәт булган урында үлә
7 ноябрьдә иртәнге 6 сәгать 50 минутта Арча белән Түбән Мәтәскә авылы арасында юл һәлакәте булды. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән Арча ягына таба кызу тизлек белән барган “ВАЗ–21102” машинасы кагыйдә буенча рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыга һәм “ВАЗ–21074” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, әлеге машина белән идарә итүче зыян күрә, шулай ук “ВАЗ–21074” автомобиленең шоферы һәм ике пассажиры, төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алып, Арча район хастаханәсенә озатыла, бер пассажиры, 17 яшьлек егет, һәлакәт булган урында үлә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International