Алучы да, сатучы да җитәрлек иде

2013 елның 8 ноябре, җомга
Алучы да, сатучы да җитәрлек иде
Узган шимбәдә Арчада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән ярминкә бай булуы, кешеләр күплеге белән истә калды.
Аның инде ияләнгән урында узуы да сәбәп булгандыр моңа. Табигать тә бик юмарт, синоптиклар әле сентябрьдән октябрьгә чыктык кына, дип белдерә. Билгеле, сүз календарьдагы айлар турында бармый.
Иртәдән ярминкәгә килүчеләрне район Мәдәният йорты, Яңа Кырлай үзеш-чәннәре матур музыка, җырлар белән каршы алды. Теләгән кеше кайнар коймак ашап, тәмле чәй эчте. “Кырлай ик-мәге” ширкәте күп төрле камыр ризыклары әзерләп килгән. “Кырлай” ширкәтенең дә байлыгы җитәрлек, күпләп алырга теләмәсәң, бәрәңге, кишер, чөгендерне азлап төрелгән килеш тә саттылар.
Арча сәүдә идарәсе, Арчаның 5нче гимназиясе дә бик әйбәт әзерләнгән.
Эшмәкәрләрдән башка ярминкәләрне күз алдына да китереп булмый хәзер. Монда алмасаң адресыңны әйт, өйгә китерәбез, дип торалар. Әле кайчан гына бозау алу үзе бер проблема иде, хәзер әнә асрарга теләүчеләр кимеп бара. Чөнки итнең дә ниндие генә юк! Салам, печән олаулары янында да чират–мазар күренмәде.
Төрле үсентеләр сатучылар да бар иде ярминкәдә, әле алар сезоны да ябылмаган.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International