1942 елдан кунак

2013 елның 8 ноябре, җомга
1942 елдан кунак
Сугыш елларының бик үк мәгълүм булмаган сәхифәләре дә бар. Дошман басып алу куркынычы булган урыннарда яшәүчеләрне иминрәк урыннарга күчерәләр. Тарихчылар бу турыда архивлардан нинди дә булса мәгълүмат табып булмавы турында әйтә. Шуңа күрә әлеге вакыйгаларны үзләре кичергән кешеләрнең хатирәләре аеруча кадерле.
Иң әүвәл Мәскәү янындагы Королев шәһәрендә яшәүче Валерий Кравецның “Казан арты” тарих–этнография музее директоры Ришат Камаловка язган хатын укып китик әле: “Күптән түгел генә килеп киткән 1942 ел кунагын хәтерлисездер дип ышанам. Арчада булган вакытта күрсәтелгән хөрмәт өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм. Сугыш елларын характерлаучы гаҗәеп документ таптым әле, шуларны җибәрәм, хөрмәтегезгә җавап кебегрәк кабул итегез инде. Алар әни, Яша абый һәм минем исемгә язылган икмәк карточкалары (ни өчен ул вакытта файдаланылмаганнардыр). Икенче ягында печать өстендә татарча язулар. Тагын Яша абый белән төшкән фоторәсемне дә җибәрәм. Анда миңа нибары 2 ай, абыйга 7 яшь. Өч елдан без Арчага барып чыгачакбыз”.
Әнә шул балачак хати-рәләре инде сигезенче дистәне ваклый башлаган Валерий Кравецны Арча җиренә алып килде.
— Әни Арчаны, аның кешеләрен еш искә ала иде, — дип сөйләде ул. — Безнең гаилә язмышында үз эзен калдырган Арча җирен кабат күрү теләге гомерем буе сүрелмәде.
Аның әтисе, әнисе төрле фамилия йөртә. Ефим Кравец хәрби комиссар була, сугышның беренче көннәреннән алгы сызыкта. Аның һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәр дә Арчага килә.
Әнисе Раиса Крупник Киев педагогика институтын тәмамлаган. Арчада аны балалар бакчасы мөдире итеп куялар. Шул елларда бирелгән белешмәләрдә (алар хәзер Арча музеенда саклана) белемле, әзерлекле кадр булуы турында әйтелә. Соңрак “Яңа тормыш” район газетасында җаваплы секретарь булып эшли.
— Озак еллар үтсә дә, мин кайбер нәрсәләрне бераз хәтерлим, — ди Валерий Ефимович. — Без, малайлар, әсир немецлар эшләгән урынга барып шуларны карап тора идек. Бер озын немец шарфтан тиен ясап биргәне хәтердә. Аннан урамдагы базарда сагыз ала идек.
Ул Галактионов урамында үзләре яшәгән йортны да чамаларга тырышты. Хәзер анда аптека урнашкан. Әнисе утын әзерләгән Пашков урманында, хәрби әсирләр күмелгән зиратта, музейда булды. Үзенең кичерешләрен соңрак ул шигырь юлларына да күчергән.
Алар Арчадан 1944 елның 25 июнендә китә. Валерий Кравец Киев дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, СССР Дәүләт телерадиосының төньяк районнар буенча хәбәрчесе була. 30 китап авторы, Россия журналистлар, Мәскәү язучылар берлекләре әгъзасы.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International